Медицина хезмәткәрләренә — өстәмә түләүләр

Россия Президенты Владимир Путин халыкка булган мөрәҗәгатьләрнең берсендә COVID-19 яңа коронавирус инфекциясе ачыкланган авыруларга медицина ярдәме күрсәтүче хезмәткәрләргә өстәмә стимуллаштыра торган акчалар түләү хакында хәбәр иткән иде. Covid-19 зарарланган пациентлар белән эшләгән өчен медицина хезмәткәрләренә түләүләр үз вакытында булуы даими контрольдә тора.
18 майда Губернатор С.И. Морозов яңа коронавирус инфекцияле пациентларга ярдәм күрсәтүче медицина хезмәткәрләренә кызыксындыру характерындагы түләүләрне исәпләп чыгару йомгаклары буенча региональ сәламәтлек саклау Министрлыгы вәкилләре белән киңәшмә үткәрде. COVID-19 таралу нәтиҗәләрен бетерүгә бәйле чараларга финанслауның гомуми күләме 344,6 млн. сум тәшкил итә, шул исәптән федераль бюджеттан – 280,6 млн.сум, өлкә бюджетыннан – 64 млн.сум. Күптән түгел генә регион Башлыгы кушуы буенча өлкә Хөкүмәте вәкилләре, кураторлар һәм прокуратура хезмәткәрләре катнашында барлык муниципаль берәмлекләрдә Президент билгеләгән коронавирус йогышы белән көрәшкән өчен медицина хезмәткәрләренә түләүләрнең дөреслегенә тикшерү уздырылды. Март һәм апрель айлары өчен барлык норматив актлар буенча акчалар медицина оешмаларына күчерелгән һәм түләнгән. Дәвамы газетаның 22 номерында укыгыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3747

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.