Чик сакчысы һәрчак уяу

28 майда Россиядә чик сакчылары көнен билгеләп үтәләр. Россия чикләре дистәләгән мең километрларга сузылган, алар судан да, коры җир аша да, һавадан да уза. Илебез чикләрен армиянең элитасы булган чик сакчылары гаскәрләре саклый. Әлеге бәйрәмдә элеккеге һәм хәзерге заман чик сакчылары үзләренең иптәшләрен искә алалар. Алар Ватаныбыз каршында изге бурычларын үтәгәндә гомерләрен биргән кешеләрне хөрмәтлиләр.
Безнең Иске Кулаткы районында да чик сакчылары көне һәр ел олылап билгеләнә.
Рафаэль Рушанович Богдалов чик сакчысы буларак, районыбызда танылган кешеләрнең берсе булып санала.
Ул 1980 елда Иске Кулаткы эшчеләр поселогында туа һәм мәктәптә белем алгач Иске Кулаткы профессиональ–техник училищесында электрик һөнәрен үзләштерә.
Вакыты җиткәч яшь егетне Россия Армия сафларына чакыралар. Ул Карелия республикасы Сортавала шәһәренең чик сакчылары заставасында хезмәт итә башлый.
Рафаэль Рушанович изге бурычын Ватан каршында башкаларга үрнәк булып үти. Ул ил сакчысы буларак бу җаваплы постта һәрчак уяу торып, тыныч тормышны саклауда үзеннән зур өлеш кертә. Шушы уңай сыйфатлары өчен аны часть командирлары ихтирам итәләр һәм ул алар кулыннан “Рәхмәт хатлары” алуга да лаек була. Ике ел хезмәт иткәннән соң, кыю солдат туган ягы — Иске Кулаткыга кайта. Двамы газетаның 22 номерында укыгыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3741

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.