Юл яңадан салына

«Муниципалитетлар башлыклары «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм
проекты күрсәткечләренә ирешүне даими контрольдә тотарга тиеш. Ульяновск өлкәсендә «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты кысаларында 56 объектның 33 ендә ремонт эшләренә керештеләр, шуларның унысы — Ульяновсктагы участоклар һәм 23 е – өлкә автомобиль юлларында», — дип билгеләп үтте Ульяновск өлкәсе Губернаторы С. И. Морозов. Иске Кулаткы эшчеләр поселогы янәшәсендә урап узучы юлның торышы районда яшәүчеләрне озак еллар борчып килде. Аны сафка бастыру мәсьәләләре буенча район администрациясендә киңәшмәләр даими уздырылды. Иске Кулаткы районының җәмәгать контроле һәм гаделлек палатасы утырышларында да бу мәсьәлә алгы планда торды. Палата әгъзалары өлкә Губернаторы С. И. Морозовка да берничә мәртәбә рәсми рәвештә мөрәҗәгать иттеләр. Быел май аенда әлеге участокта җаваплылыгы чикләнгән “ТАН” җәмгыятенең хезмәткәрләре эшне башлап җибәрделәр. — Биредәге эшләрне “Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты нигезендә башкарабыз. Әлеге объектның заказчысы Ульяновск өлкәсенең “Автомобиль юллары департаменты”, ә безнең җәмгыять аның подрядчысы булып санала. Бу участоктагы юл ремонтлана дип әйтсәк, дөрес булмас, чөнки ул дәүләт стандартларына туры китереп яңадан төзеләчәк. Аны сафка бастыру өчен зур күләмдә финанс средстволары бирелде. Быел Иске Кулаткы эшчеләр поселогын урап узучы юлның 2520 метры төзеләчәк, ә калган өлешен 2021 елда дәвам итәрбез,- дип сөйли оешманың баш мастеры Иршат Рифатович Кадермәтов. Бу объектта эшләр гөрләп бара. Куәтле “КамАз” маркалы машиналары Иске Мостяк авылы янындагы таш карьерыннан бер-бер артлы төзелеш йөкләре ташыйлар. Исәпләүләр буенча 500 мең тонна материал кирәк һәм шуның 400 мең тоннасы кайтарылган инде. Тәҗрибәле шоферлар Мөстәкыйм Рәзапов, Тәүфыйк Бимеев, әтиле-уллы Рәшит һәм Илдус Исхаковлар, Марсель Нурәев, Марс Байбиков, Наил Измайлов, Рамил Алтынбаев, Илнур Азизов, Рөстәм Кузәев, Фәрит Кузәев һәм башкалар юлны сафка бастыруда үзләреннән зур өлеш кертәләр. Әлеге юлны киңәйтү өчен куәтле экскаваторлар ярдәмендә калкулык урыннардагы җир киселеп алына. Бүгенге көндә иске полотноны махсус техникалар ярдәмендә җимереп, аның өстенә төзү материаллары, цемент кушылып нык бетон нигезе ясала. Шушы операцияләр башкарылганнан соң, каты юлга 6 сантиметр калынлыгында асфальт полотно салыначак. Иске Кулаткы эшчеләр поселогыннан Бахтеевка юнәлешендәге юл тыкрыгына кадәрге эшләр сентябрь ае башында төгәлләнәчәк. Ә калган участокка быел ук вакытлыча ремонт эшләре башкарылыр һәм Станция Кулаткы юлына хәрәкәт итү мөмкинлеге булдырылыр. “Күмәк көч” район газетасының киләсе саннарында да бу мөһим юл төзелешеннән репортажлар урнаштырылыр. Рөстәм Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3718

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.