Игелек кәрваны – Иске Кулаткыда

2020 елның 25 апрелендә «Иске Кулаткы районы» муниципаль берәмлеге территориясендә «Игелек кәрваны» өлкә акциясе узды. Быел Ульяновск өлкәсе Губернаторы Сергей Иванович Морозов инициативасы белән әлеге акция 10 нчы тапкыр үткәрелә.
Әлеге акциянең турыдан-туры оештыручылары — «УАЗ Патриот» автомобиль клубы. Шулай ук «Игелек бүләк ит» хәйрия фонды, «Улправда» яңалыклар порталы, «Бәхетле төбәк” иреклеләр үсеше үзәге һ. б. акциянең даими партнерлары булып тора. Иске Кулаткы районына “Игелек кәрваны» акциясе кысаларында 191 азык-төлек җыелмасын «Сәдака» хәйрия җәмгыяте волонтерлары китерделәр. Бу авыр чорда – бөтен дөньяда коронавирус чире таралган вакытта авыр хәлдә калган әби-бабайларга, аз мөлкәтле гражданнарга әлеге азык-төлек җыелмалары бик тә кирәкле булды. Көтмәгәндә шушындый азык-төлек җыелмасын китереп бирүләре матди яктан авыр чор кичергән кешеләр өчен шатлыклы вакыйга. Шушы җыелма эчендә көнбагыш мае, ярмалар, консервалар һ.б. бар. Волонтерлар белдерүенчә, өлкәдә мондый акцияләр үткәрү традициясе күптән бар, әмма бу юлы «Игелек кәрваны» башка еллардагыдан да киңрәк һәм зуррак масштабта үтте.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3713

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.