Егетләребез көрәштә чыныга

21 февраль көнне Иске Кулаткы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә багышлап,грек-рим көрәшебуенча традицион турнир оештырылды.

Тантаналыөлештә балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры И.А. Салихов чыгыш ясап, ир-егетләрне бәйрәм белән котлады, аларга гаделкөрәш һәм лаеклы җиңү теләде.

Нәтиҗәләр буенча, үз үлчәү авырлыкларында: 40 килограммга кадәр- Реналь Асанов, 45 килограммга кадәр – Тимур Разаков, 50 килограммга кадәр – Фәнис Алимов, 60 килограммга кадәр –Ильяс Бадаев, 70 килограммга кадәр –Тимур Кәримов, 70 килограммнан да югары М. Юмангулов җиңү яуладылар.

Җиңүгә ирешкән көрәшчеләр Почет грамоталары белән бүләкләнделәр. Әлеге чара яшьләр арасында грек-рим көрәшләрен популярлаштыруга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, балаларны патриотик рухта тәрбияләүгә юнәлтелгән иде.

Чыннан да, спортта чыныккан егетләребез киләчәктә хәрби хезмәттә дә, тыныч тормышта да югалып калмаслар.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=367

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.