Лимон — Миллион…

Лимон — хәзерге заман күзлеге белән караганда, бу сүзне бай кешеләр үз телләрендә миллион сум акча икәнен белгертәләр, иң кыйммәтле нәрсә. Шәһәр урамында барганда еш кына “А сколько лимонов стоит этот дом или машина?” дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Лимон…. Миллион сум, тик ул бүген ярлы кешеләрнең кесәләрендә ятмый шул.
Акча белән аз тәэмин ителгән халыкның миллионнары булмаса да элек кибет киштәләреннән чын лимон алып, тәмләп чәй эчү мөмкинлеге бар иде. Хәзер ул да юкка чыга бара. Нидән бу хәл диярсез? Элек аның 1 килограммы 120 сум булса, хәзер ул 450 сумга күтәрелде. Кем соң аны шулай югарыга чөйде? Билгеле инде, хәзерге безнең заман чире — коронавирус?! Шушы авыру белән көрәшү йөзеннән халык запас итеп 5 әр, 6 шар килограмм лимон сатып ала башлады һәм кибет киштәләре бушап, ул дефицитка әйләнде. Ә Иске Кулаткыда шәхси кибетләре булган сәүдәгәрләргә шул гына кирәк. Янәсе ”Халык барыбер ала бит” дип, алар хакны күтәрделәр дә куйдылар.
Шул ук “Магнит”, “Пятерочка” кибетләрендә бу цитрус җимешнең хакы арзанрак бит.
Лимон — Миллион… Югарыда әйткәнчә, безнең сәүдәгәрләр шушы лимонны сатып, үзләренә чынбарлыкта миллионнар тупларга керештеләр, бугай.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3639

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.