Кырга чыгар вакыт җитте

Яз үзенең җылы кояшы белән авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә тиздән кыр эшләренең башлануы турында сөйли сыман. Менә апрель ае да керде. Димәк, тиздән язгы чәчү дә башлана. Иске Кулаткы районының кыр эшчәннәре дә моны аңлап, әлеге җаваплы кампанияне зур әзерлек белән каршы алалар.Безнең районда үткән 2019 елда 32 270 гектарда чәчүлек җирләр бар иде. Быел аларның күләме 4 535 гектарга артты һәм 36 805 гектар тәшкил итә.
— Бүген авыл хуҗалыгы инвентарьләренең һәм авыл хуҗалыгы техникасының 97 проценты ремонтланып, хәзерлек линейкасына куелган, — дип сөйли Иске Кулаткы районының авыл территорияләрен үстерү идарәсенең баш белгече Ирфан Камилович Аделов.
— язгы чәчүне уңышлы үткәрер өчен нормадан артык, яисә 390 тонна дизель ягулыгы, 50 тонна аммиак селитрасы кайтардык.
Районыбызда “Богданов Р. Ә.”, “Юсупов А. С.”, “Ягудин Р. Б.”, “Аввәсов И.Ш.” хуҗалыклары кырларга даими рәвештә ашлама кертү белән шөгыльләнәләр. Шуның нәтиҗәсендә алар югары уңыш алуга да ирешәләр.
Март аеның коры көннәреннән файдаланып хуҗалыклар уҗым культураларын тукландырдылар. Бу эштә Кирюшкино авылында Равил Алимҗанович Ягудин җитәкчелек иткән “Ягудин Р. А.” крестьян — фермерлык хуҗалыгы зур активлык күрсәтте. Ул 350 гектар мәйдандагы уҗым культураларына ашлама кертте.
Кышның җылылыгы уҗым культураларын туңдыруга юл куймады, шуңа күрә аларның торышы да урта хәлдә. Март аенда яуган карлар эреп, кырлар кибүгә механизаторлар район буенча 11 739 гектарда тукландыру эшләрен дәвам итәчәкләр.
«Бахтеевка» производство кооперативында, “Латыйпов Р. Р.”, “Хәбибуллин Р. К.” хуҗалыкларында вак техниканы ремонтлауны төгәллисе калды.
Дөрес, коронавируска каршы көрәш булу сәбәпле, кайбер эшләр туктатылды. Бу чор узуга, язгы чәчүгә хәзерлек алып бару активлашачак.
Чәчү орлыклары тулаем тикшерелде һәм аларны эшкәртүгә кирәкле препаратлар кайтарылды.
Рөстәм Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3624

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.