Чүп-чар җирдә аунамас

Кайда гына карама целлофан пакетлар, пластик шешәләр, яраксыз савытлар җир өстендә аунап ята. Алар череми дә, таркалмый да тирә-юнебезгә ямьсез күренешләр өсти генә бара.
Бу хәл җәмгыятебездә зур бәхәсләр тудыра һәм аның белән көрәшү өчен илебез күләмендә 2019 елда “Калдыклар » федераль максатчан программасы кабул ителде.
Әлеге программага тиз генә кереп китү, билгеле, җиңел эш түгел, ә шулай да, кайбер регионнар аңа таянып тулаем эшли башладылар.
Ульяновск өлкәсе 2019 елның 1 январеннан каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа тәртибенә күчкән Россиянең 69 нчы төбәге исемлегенә керде.
Безнең Иске Кулаткы район администрациясе дә федераль программаны тормышка ашыру буенча юнәлешле эшләр алып бара. 2019 елдан башлап оешмалар янына закон таләп иткән нормаларга туры китереп чүп контейнерлары урнаштыру эшләре башланды һәм аларны ясау бүген дә дәвам итә.
“Күмәк көч” район газетасы үзенең битләрендә моның турында даими рәвештә материаллар бастырып тора .
Соңгы вакытта интернет челтәрләрендә дә гражданнар тарафыннан чүп-чарны җыю һәм моның өчен түләүләр турында бәхәсләр куба башлады. Дөрес, аңлашылмаулар булды, билгеле урамнарга контейнерлар куелмаса да, яшәүче гражданнар адресына хисап квитанцияләре җибәрелде. Тиешле органнар тикшерүләр уздыргач, бу операциянең дөрес түгеллеге ачыкланды.
Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгы И. Ш. Магдеев шушы көннәрдә хезмәт коллективлары белән очрашып, “Чисталык” реформасы буенча аңлатмалар бирде.
— Бүгенге көндә чүп-чарны җыйган өчен Иске Кулаткы эшчеләр поселогының катлы өйләрендә яшәүчеләр генә түләячәкләр. Безнең районда федераль программа тулаем эшләгәндә генә шәхси секторда яшәүчеләр дә моңа кушылачак. Шушы көннәрдә Самара шәһәреннән оператор белән каты коммуналь калдыкларын җыю турында килешүләр төзелде. Региональ оператор озакламый үзенең вазифаларын башкаруга керешәчәк, — диде ул.
И. Ш. Магдеев очрашуда район үзәгендә сукбай этләрнең йөрүенә юл куймау шартлары турында да сөйләде. Ул шулай ук апрель ае ахырында Иске Кулаткы эшчеләр поселогында Тукай урамыннан Метро урамына керэ торган купердэ тозу эшлэре башлануы турында хэбэр итте.
Р. АРИФУЛЛИН.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3621

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.