Миграҗ кичәсе вәгазе.

Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз булсын. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) гә, аның гаиләсенә һәм сәхабәләренә салават һәм сәламләребез булсын.
Раҗәб аеның 26 нчы көненнән 27 сенә каршы кич (милади календаре буенча 20 нче көннән 21 нче март кичәсе) Миграҗ кичәсе. Миграҗ кичәсе хәзерге вакытта күп кенә мөселман илләрендә хөкүмәт бәйрәме итеп билгеләнә. Чөнки Миграҗ — Аллаһыга якынлыкның иң югары дәрәҗәседер. Бу бәйрәм Мөхәммәд Пәйгамбәребез (с.г.в) нең 7 кат күккә ашуы белән бәйле. Риваятьләргә караганда, Мөхәммәд (с.г.в.) бер тапкыр Кәгъбәтулла янында йоклап ятканда, янына Җәбраил (г.с.) килә. Ул үзе белән Бурак, ягъни «Яшен тизлеге белән йөрүче» дип аталган канатлы, тылсымлы ат та алып килгән була. Шуңа атланып, Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) күз ачып йомганчы, Гарәбстаннан Бәйтел Мөкаддәс дип аталган изге Коддус (Иерусалим) шәһәренә килеп җитә. Биредә ул үзеннән элгәре булган пәйгамбәрләр белән күрешә, алларында намаз укый. Буракны җирдә калдырып. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) намаздан соң, Җәбраил фәрештә белән күккә аша. Аллаһы Тәгалә белән сөйләшү вакытында 99 мең сүз әйтелә. Күктәге Кәгъбәне, җәһәннәм белән оҗмахны күрә. Соңыннан, килгән юлы белән, Мәккәгә кайтарыла. Шулкадәр араны үтеп кайтканчы, Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) нең яткан урыны да суынып өлгерми. Бу хәл милади календаре буенча 621 елның 27 нче рәҗәбенә каршы төндә була.
Намазларда укыла торган «Әттәхийәт» догасы — нәкъ менә Аллаһы белән Пәйгамбәребез (с.г.в)нең кара-каршы сөйләшүеннән чыккан дога. Риваятьләргә караганда, Пәйгамбәребез (с.г.в.) Миграҗ кичәсендә өммәте, үзенә ышанган мөселманнар өчен Аллаһыдан гафу сораган вә өммәте өчен дә Миграҗ теләгән. «Йә, Раббым, Миграҗ могҗизасы белән мине нигъмәтләндердең. Өммәтем өчен дә нигъмәт теләр идем», — диюенә җавап итеп, Аллаһы Тәгалә: «Мөэминнең Миграҗы — намаздыр», — дигән.
Димәк, кешеләр намазларын төгәл укысалар, алар да Пәйгамбәр (с.г.в.)нең Миграҗы кебек зур дәрәҗәләргә ирешерләр һәм бик саваплы булырлар.
Миграҗ кичәсендә Пәйгамбәр (с.г.в.)гә өч бүләк булды:
1) биш вакыт намаз фарыз кылынды,
2) «Бакара» сүрәсенең ахырына ике аять өстәлде (285-286нчы аятьләр),
3) Пәйгамбәребезгә Кыямәт көнендә өммәтен яклау хокукы бирелде, ягъни Пәйгамбәребез(с.г.в.) Кыямәт көнендә гөнаһлы мөселманнарга ярдәм итеп, аларны газаплардан коткара алачак.
Бу кичәдә ястүдән соң унике рәкагать хаҗәт намазы укыла, һәр рәкагатьтә «Фатиха»дан соң ун «Ихлас шәриф» укыла һәм һәр ике рәкагатьтән соң уң якка сәлам бирелә. Аллаһы Тәгалә кабуллардан кылсын. Әмин.
Сөләйман хәзрәт
Шәйхиев.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3585

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.