Янгыннарны булдырмыйк

Хөрмәтле искекулаткылылар! Язгы матур, җылы көннәр башлану белән районыбызда янгын чыгу очраклары арта. Янгыннарның төп сәбәбе — ут белән дөрес эш итә белмәвебез. Шуңа күрә яз җитү белән, басу-кырлардагы коры камылны, бакча, ишегалдындагы кипкән үлән белән чүп-чарны яндыру катгый тыела. Урманнарда янгын чыгу очрагы аеруча да куркыныч.
2020 елда иртә җылы һава торышы урнашу сәбәпле, коры үләнне яндыру проблемасы актуальләшә бара. Йортыгызга бәла килмәсен өчен, гади янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә тырышыгыз. Коры үләннәрне, чүп-чарны контрольсез яндырмагыз һәм учаклар үрчетмәгез, балаларга шырпы белән уйнарга рөхсәт итмәгез. Ут бер корылмадан икенчесенә күчмәсен өчен, хуҗалык ишегаллары территориясен чүп-чардан һәм коры үләннән чистартыгыз. Шырпы һәм тәмәкене ташламагыз. Кояш яктысына шешә яки пыяла ватыкларын калдырмагыз. Коры һәм җилле һава шартларында учакларны яндырмагыз һәм аларны сүндермичә калдырмагыз.
Яңа янгынны, мәсәлән, кечкенә генә үлән пыскып торуынтапсагыз, аны мөстәкыйль рәвештә сүндерергә тырышыгыз. Әгәр янгын шактый көчле һәм сез аны үз көчегез белән сүндерә алмыйсыз икән, бу хакта мөмкин кадәр тизрәк 01 һәм кесә телефоныннан 112 һәм 101 номерлары буенча хәбәр итәргә тырышыгыз.
Россия гадәттән тыш хәлләр Министрлыгының 2016 елның 26 январенда кабул ителгән 26 номерлы боерыгы буенча авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә һәм шәхси йортларда ачык ут белән куллану һәм учаклар үрчетү тәртибе расланган. Ачык уттан файдалану махсус җиһазландырылган урыннарда гына башкарылырга тиеш. Ул якындагы объекттан (биналар, корылмалар) 50 метрдан да ким булмаган, ылыслы урманнан яисә аерым үсүче ылыслы агачлардан һәм яшь үсентеләрдән, яфраклы урманнан яисә аерым үсүче яфраклы агач төркемнәреннән 30 метр ераклыкта урнашырга тиеш. Ачык ут куллану урыны тирәсендәге территория 10 метр радиуста коры-сары агачлардан, корыган үләннән, ауган калдыклардан, башка ягулык материалларыннан чистартылырга һәм 0,4 метрдан ким булмаган киңлектәге янгынга каршы минераллаштырылган полоса белән бүленергә тиеш. Ачык ут белән кулланучы кеше януны локальләштерү һәм бетерү өчен беренчел янгын сүндерү чаралары, шулай ук янгын сагы бүлекчәсен чакыру өчен мобиль элемтә чарасы белән тәэмин ителергә тиеш.
Яну процессын вакытында туктату максатларында, чүп-чар яндыру өчен билгеләнгән металл савыт белән кулланыгыз. Ачык утны куллану барышында янучы һәм җиңел ялкынлана торган сыеклыкларны, шулай ук янганда агулаучы матдәләр бүлеп чыгара торган әйберләр һәм башка материалларны куллану тыела. Ут белән кулланганнан соң яну учагының урынын җир яки ком белән каплагыз һәм су салыгыз.
Теләсә нинди гадәттән тыш хәлләр килеп туган очракта безгә 01 яки 112, 101 телефон номерларына шалтыратып хәбәр итегез.

Азат Шәмионов,
30 нчы номерлы янгын
часте начальнигы
урынбасары.
Вильдан Азизов,
Павловка, Радищево һәм Иске Кулаткы районнары
буенча күзәтүчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы
урынбасары, эчке хезмәт
подполковнигы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3581

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.