Кеше китә – эзе кала.

Ирек кадере беленә тоткынлыкта,
Яшәү кадере — абынып егылгач,
Ипи кадере беленә ач вакытта,
Кеше кадере — аннан аерылгач…
(Хисам Камалов).

Эх, бу тормыш… Кеше кадерен белмибез, үкенәбез, әйтә алмый сүзләр калганын аңлыйбыз, кызганычка каршы, тик ул үзе юк булгач. Шулай дөнья бара инде.
Күптән түгел генә Иске Атлаш авылы клубына җыелган халык үзләренең авылдашлары турында искә төшерергә булдылар.
Юк – юк! Районга күпме эшләр эшләгәнен барларга түгел. Гади, кешелекле, эшчән, зур уңышлар яулаган, Россия күләмендә генә түгел, бәлки бөтен дөньяда күренекле шәхес булган Эдуард Әнвәр улы Ганеевны, аның нинди булуын, яшәү рәвешен тагын бер кат искә төшерергә.
Матур итеп җыештырылган мәдәният йортында берсеннән-берсе эчтәлекле стендлар эленгән. Күршеләре, мәктәп коллективы, классташлары, авылдашлары – һәммәсенең дә йөзләрендә борчу, чөнки якташыбызның эшләгән изгелекләрен бер кичәдә генә сөйләп бетереп булмый.
Иске Атлаш авыл поселениесе Башлыгы Н.Р. Чамкаева, администрация Башлыгы М.М. Яфаров, янгын часте җитәкчесе Р.Җ. Хәбибуллин, укытучы Ф.А. Музәева, классташлары исеменнән А.Ш. Чамкаев, мәчет картлары исеменнән М.К. Юмангулов Иске Атлаш авылы мәктәбе, мәчете һәм яшәгән халкы өчен эшләгән изге эшләрен, гадилеген тагын бер мәртәбә искә төшерделәр. Авыл культура йортына, газ кертүгә, янгын частенә, больницага, мәктәпкә, мәчеткә түккән малларны әйтеп тә, сөйләп тә бетерерлек түгел. Авылда үз урамына ясаган юлы, агачлар утыртылган парк, Сабантуй бәйрәмнәренә бастырылган китаплар – болар барысы да искеатлашлыларга гомер буена сагынырлык, зур бер бүләк.
Бергә укыган сыйныфташлары аның бар яктан да зирәк, зиһенле, шул ук вакытта гади кеше булганлыгы турында сөйләделәр. Аның әйләнеп-әйләнеп авылга сагынып килүе, булган проблемаларны чишүе – үзе ни тора. Кичәдә күренекле якташыбызны искә алып, һәвәскәр артистларыбыз моңлы җырларын башкардылар, төрле биюләрен тәкъдим иттеләр. Р. Камалова башкаруында “Ашыкма гомер”, “Әтиемә”, Н. Саландаеваның “Әтием” дип исемләнгән җырлары күңелләргә үтеп керерлек яңгырады. Наил Сафаров та әтисенең истәлегенә багышлап, матур җырлар тәкъдим итте. Лилия һәм Илгиз Рәхимовлар тарафыннан әзерләнгән “Юк, сызмагыз мине күңелегездән” дигән видеофильмны авыл халкы күз яшьләрен сөртә-сөртә карады.
Моңсуланган халыкка нәрсә кала соң? Картларга – Э.Ә. Ганеевның рухына дога кылырга. Ә яшьләргә – аның утырткан агачларын саклап, карап үстерергә, шушы алма бакчаларына карап, ихтирамлы якташыбызны сагынырга гына кала. Һәрчак ул кабатлаган “Бергә булыйк, бердәм булыйк” сүзләренә тугрылыклы булып калырга.
Килү, яшәү, китү
Кабыну, яну, сүнү.
Әйтерсең лә утлы күмерләр…
Без бу җирнең бары килгән кунаклары,
Эх, кыска шул, кыска гомерләр!!!
Роза Курмакаева.
Иске Атлаш авылы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3575

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.