Бүләк алу күңелле

Бүләк алу һәрвакыт күңелле вакыйга. Күпләр аны кабул итүдән бигрәк, үзләре бүләк бирүдән тәм таба, ниндидер канәгатьлек хисе кичерә. “Күмәк көч” район газетасы редакциясе дә менә берничә ел инде һәр яртыеллык саен үзенең подписчиклары арасында бүләкләр уйната. Быел редакция бүләк уйнатуны соңрак үткәрде, чөнки узган елда “Күмәк көч” белән бергә “1000 Советов” журналын яздыручылар өчен “Юнилайн” компаниясе белән берлектә тагын бер проект эшләп китте. Һәм ниятебез бу ике бәйгенең дә җиңүчеләрен бергә җыю иде. Ниһаять, 12 март көнне 6 кешедән торган комиссия (“Күмәк көч” газетасы редакциясенең җаваплы секретаре Г. И. Кузәева һәм бүлек мөдире Р. К. Сәйфуллина, район администрациясенең опека һәм попечительлек хезмәтенең баш белгече Г. Х. Яфарова, Ульяновск өлкә хөкүмәтенең Иске Кулаткыдагы бушлай юридик ярдәм күрсәтү үзәге юристы Ә. Р. Кадерова, “Ульяновск водоканал” оешмасы хезмәткәре Д. Ф. Татлыева, “Парус Надежды” дәүләт учреждениесе бүлеге мөдире З. Н. Аксенова) редакциягә квитанцияләрен китереп тапшырган 209 подписчик арасыннан 13 җиңүчене билгеләде. Алар Г. Бахтеева (Бахтеевка), Р. Ахмеров (Кирюшкино), Ф. Хаметова (Зирекле), В. Ермалаева (Яңа Лебежайка), М. Салихов (Вязовый Гай), В. Арифуллин (Урта Терешка), Р. Кадыйров (Вязовый Гай), Р. Бурнашев (Иске Кулаткы), Р. Ягудин (Иске Кулаткы), З. Рафикова (Кирюшкино), Д. Хамзина, Р. Хаметов (Зирекле). Төп бүләк бу яртыеллыкта Вязовый Гай авылына китте. Электр миче Расим Мортазинга насыйп булды. Шулай ук “Юнилайн” компаниясе белән бергә оештырылган бәйге нәтиҗәләре буенча 5 кеше — Иске Атлаштан Р. Аюкаев, Иске Кулаткыдан Ф. Азизова һәм Вязовый Гай авылыннан Р. Мостафина, Х. Бәширова һәм Р. Сәйфуллина бүләкле булдылар.
Без аларның һәммәсен дә уңышлары белән котлыйбыз. Ә квитанцияләрен редакциягә китергән барлык подписчикларыбызга “Күмәк көч” район газетасына тугрылык саклаганнары һәм бәйгедә катнашканнары өчен рәхмәтләребезне җиткерәбез. Уңыш сезгә бу юлы елмайган икән, бер дә борчылмагыз. Димәк, сезнең җиңүләр алда. Киләсе яртыеллыкта да бергә булыйк, дуслар! “Күмәк көч”ебез бернинди киртәләргә карамыйча һәр өйгә килеп торсын!
Редакция коллективы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3558

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.