Волонтерлар слеты.

Ульяновск өлкәсендә 2020 ел Губернатор С. И. Морозов тарафыннан яшьләр елы дип игълан ителде. Әлеге уңайдан ел башыннан төрле җыелышлар, семинарлар һәм күңел ачу чараларын оештыру башланды. Күптән түгел генә Кузоватово эшчеләр бистәсендә урнашкан “Парус Надежды” инвалидларны социаль реабилитацияләү үзәгендә “Без – киләчәк!” исеме астында 9нчы өлкә волонтерлар слеты узды. Әлеге чарада районыбызда эшләп килүче «Парус Надежды» инвалидларны реабилитацияләү бүлеге җитәкчесе З. Н. Аксенова һәм Россия Герое Р. М. Хәбибуллин исемен йөртүче икенче номерлы урта мәктәбе волонтерлары Алексей Чагаков һәм Реналь Юмангулов катнаштылар. Слетның программасы бик мавыктыргыч, үзенчәлекле һәм төрле чараларга бай булды. Волонтерларыбыз барлык биремнәрне дә үтәп, югары күрсәткечләргә ирештеләр. Башка районнардан килгән волонтерлар белән аралашып, тәҗрибә алмаштылар. Әлеге чарада катнашучылар, транспорт белән тәэмин иткән өчен, Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгы И. Ш. Магдеевка олы рәхмәтләрен җиткерәләр.
Гөлназ Кузәева.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3545

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.