Бабам белән горурланам.

Сугыш… Ул колакта дәһшәтле, куркыныч сүз булып яңгырый. Нинди генә сугышлар булмасын, алар һәр кешене, һәр гаиләне тетрәндергәннәр.
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел вакыт үтсә дә, аның хатирәләре күңелләргә тирән сеңеп калган. Язлар җитү белән һәр ел Бөек Җиңү бәйрәмен билгеләп үтәбез һәм без бу афәтле вакыйгаларны һәрвакыт искә төшерәбез.
Мин дә үземнең әниемнең бабасы — минем дәү бабамның гомер юлы турында язарга булдым.
Минем дәү бабам Зиннәтулла Хөсәенович 1921 елда Урта Терешка авылында күп балалы гади крестьян гаиләсендә дөньяга килгән. 1941 елда сугышка алынганда аңа нибары 20 яшь булган. Бу сугыш, бабамның әнисе, Нәфисә әбинең йөрәгеннән суырып өч улын да алган.
Зиннәтулла бабам 1941 елның июнь аеннан алып 1943 елның январена кадәр, 15 нче понтон күпер батальоны составында бүлекчә командиры булган. Алар Дон һәм Воронеж елгалары аша совет гаскәрләренең кичүләрен оештырганнар.
1943 елның сентябрь ае ахырында Воронеж фронтының 40 нчы армиясе Днепрга чыга. 15 нче аерым понтон күпер батальоны Руденов районында елганы формалаштыру бурычын алган. Артиллерия уты астына эләккәч, алар сафтан чыккан понтонны коткарып калалар һәм десантны плацдармга китерәләр.
Бабам белән бергә сугышкан ефрейтор Ф. А. Алабугин, шушы операциядә күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исменә лаек булып, Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән.
Ә бабама “Сугышчан хезмәтләре өчен” медале тапшырылган. Бу операциядә ул медаль генә түгел, гомер буена инвалид булып, аягында немец пулясы да алып кайта.
Төрле госпитальләрдә озак вакыт дәваланганнан соң, яраксыз солдатны туган авылына җибәрәләр. Озак та үтми аны колхозга җиңел эшкә билгелиләр.
1944 елда Зиннәтулла бабам авылның уңган кызы — комбайнчы Разиягә гашыйк була һәм алар бергә өйләнешеп яши башлыйлар.
Сугыш афәте Разия әбиемнең гаиләсен дә читләтеп үтми. Аның абыйсы Алимҗан Җәруллович Хайров яу кырында батырларча һәлак була. Әбием дәһшәтле елларда авыл кызлары белән окоплар казырга йөрегән, мөстәкыйль килеш комбайнчы булып эшләгән.
Шулай итеп Разия әбием белән Зиннәтулла бабам әтиләре йортында бергә гомер кичерә башлыйлар. Бу өйдә килендәше Халимәнең гаиләсе, бабамның апасы ике баласы белән бергә җиде ел яшәгәннәр.
Аннан соң алар үзләренә өй — йорт салып колхозда тырышып хезмәт иткәннәр. Гомер агышында әбием белән бабам татулыкта торып, тугыз бала үстергәннәр һәм аларны дөрес тәрбияләгән өчен бу гаилә үрнәк исем йөрткән.
Бабамның сугышта алган яралары эзсез калмаган һәм сәламәтлеге какшау сәбәпле, ул 56 яшендә вафат булган. Тол килеш Разия әбием балаларын аякка бастырган. Шөкер, аларның уллары да, кызлары да йөзләренә кызыллык китермичә үстеләр.
Бүген Арифуллиннарны белмәгән кеше юктыр. Әбиемнең уллары төзүчеләр буларак бик күпләргә таныш. Аларны “Алтын куллар”, дип тә атыйлар, чөнки абыйларым авылда гына түгел, районда да бик күп объектларны сафка бастырдылар.
Зиннәтулла бабам белән Разия әбиемнең шәҗәрә агачын төзесәң, анда бихисап ботаклар барлыкка килә һәм мин дә аның бер яфрагы булуы белән горурланам.
Еллар үткән саен, кадерле ветераннарыбызның саны кими бара. Сугышта катнашкан һәр кеше Бөек Җиңүне яулауга бәяләп бетергесез өлеш керткән. Без алар алдында чиксез бурычлы булып калабыз. Шуңа күрә һәр кеше үзенең нәселен, әби-бабаларының хезмәт биографияләрен, сугыш юлларын ачыктан-ачык белергә тиеш. Без бит кадерле кешеләребезнең дөрес тәрбиясендә үсеп, алар бүләк иткән тыныч тормышта яшибез. Мин дә бабам, әбием белән горурланам. Урыннары җәннәттә булсын. Алар чын Геройлар!
Киләчәктә күкләребез гел аяз, тормышыбыз гел тыныч булсын иде.
Карина Фәтхуллина,
Урта Терешка урта
мәктәбенең
6 сыйныф укучысы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3540

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.