18 мартта Кырымның Россиягә кушылуына 6 ел тула.

Без бергә яшибез. 18 мартта Россия Федерациясендә Кырымның Россия белән кушылу көне билгеләп үтелә. Кырым Республикасы территориясендә бу көн 2015 елның 3 мартында кабул ителгән республика законы нигезендә бәйрәм һәм ял көне булып санала. Нәкъ менә шул көнне 2014 елда Кырым рәсми рәвештә Россия Федерациясе составына керде. Бу территорияләрнең Россия составына керүе 2014 елның 18 мартында Мәскәүдә Зур Кремль сараеның Георгий залында Россия һәм Кырым республикасы башлыклары тарафыннан имзаланган дәүләтара килешү нигезендә теркәлгән. Өстәвенә, әлеге документ нигезендә Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре РФ составына кабул итеп кенә калмыйча, аның яңа субъектлары да булды. 2020 ел -Хәтер һәм Дан елы уңаеннан Кырым ярымутравында барган Бөек Ватан сугышы елларындагы вакыйгаларны искә алсак, бик урынлы булыр.
Бөек Ватан сугышы вакытында (1941-1945) Кырымда немец-фашист илбасарларына каршы аяусыз сугышлар бара. Германия командованиесе өчен Кырымны басып алу аерым стратегик әһәмияткә ия булды. Ул аннан гаскәрләр белән Кавказга, ә аннары Британиягә һәм Һиндстанга чыгарга ниятләгән. 1941 елның сентябрендә Кырымдагы совет гаскәрләренең куәтле группировкасы булуга карамастан, немец оккупантлары Перекоп кичүендә оборонаны өзеп, Кырымга бәреп керәләр. Шуның нәтиҗәсендә Кызыл Армия гаскәрләре икегә бүленә, аларның бер өлеше Керчка чигенә, ә икенче өлеше Севастопольгә күчә. Кырым ярымутравының төп өлеше (геройларча сакланган Севастопольдән тыш) 1941 елның октябрь-ноябрь айларында немец-румын гаскәрләре белән тула.
Дәвамы газетаның 11 номерында укыгыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3530

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.