Чәчүгә әзерлек бара

Быел кышның җылы булуы язның иртә килүенә зур йогынты ясады. Март ае башында ук юк-бар карлар эреп бетәләр. Димәк, язгы кыр эшләренә дә озак вакыт калмый бара.
Моның турында Иске Кулаткы районының авыл хуҗалыгы эшчәннәре яхшы аңлап, әлеге мөһим кампанияне уңышлы үткәрергә исәплиләр.
Чәчү техникалары көз көне үк әзерлек мәйданчыкларына куелган иде, хәзер аларны җайлап карап чыгасы гына калды.
И П “Ягудин Р. Б.” крестьян-фермерлык хуҗалыгында да язгы чәчү эшләрен уңышлы үткәрү өчен тулы куәткә хәзерлек бара.
— Бу җаваплы чорда һәр ел 12-13 кеше катнаша,-дип сөйли хуҗалык җитәкчесе вазифасын башкаручы Ленар Рәфатович Ягудин. кыр эшләрендә ике “Т-150, ике “К-744”, дүрт “МТЗ-82”, бер “МТЗ-1221” маркалы тракторлар катнашачак. Алар һәммәсе дә төзек һәм җаваплы кешеләр белән беркетелгәннәр. Хәзерге вакытта чәчү агрегатларының төзеклеген тикшерәбез һәм орлыкларны җиргә салу өчен махсус җайланмалар куябыз.
ИП “Ягудин Р. Б.” хуҗалыгы районыбызда зур хуҗалыкларның берсе булып санала. Аның карамагында 2900 гектар сөрү җирләре бар. Шушы мәйданның 2652 гектары чәчүлек һәм 248 гектары пар җирләреннән санала. 2019 елда кыр эшчәннәре 400 гектарда уҗым культуралары чәчеп калдырганнар һәм аларның торышы бүгенге көнгә уңай дәрәҗәдә. Әлеге хуҗалык һәр ел 450 гектарда көнбагыш чәчү белән дә шөгыльләнә.
— Механизаторларыбыз Муса Алишев һәм Рәис Азизов хуҗалыгыбызның зур терәге, чөнки алар озак еллар бездә эшләп, уңай хезмәт нәтиҗәләренә ирешәләр, — дип сүзен дәвам итә Ленар Рәфатович. — Кәбир Измайлов, Наил Ибраһимов, Раил Хамзин, Әдһәм Батраев, Фуат Дәүләтбаев, Ирек Сәйфетдинов, Рамил Юсупов, Наил Арифуллин һәм Илдар Асадуллин тәҗрибәле механизаторлар буларак кыр эшләрендә актив катнашалар. Алар элеккеге чорда әтиләренең, абыйларының тәҗрибәләрен туплап зур чыныгу алган профессия ияләреннән саналалар.
Бу хуҗалыкта шулай ук Фатих Заитов һәм Рафик Хәсәнов күрше Югары Терешка авылыннан йөреп эшлиләр.
ИП “Ягудин Р. Б.” хуҗалыгының җитәкчесе Рәфат Бариевич Ягудин озак еллар әлеге коллективны җитәкләп аның үсешенә, кешеләргә яңа эш урыннары ачуга үзеннән зур өлеш кертте. Пенсия яше алдыннан ул үз вазифасын улы Ленарга тапшырырга булды.
ИП “Ягудин Р. Б.” хуҗалыгы авыл халкын салам, печән, иген белән тәэмин итүдә дә зур эш алып бара. Анда хезмәт итүчеләр вакытында эш хаклары алалар, терлек азыклары туплап, тулы йорт мал-туар үстерәләр.
Биредә хезмәт итәр өчен барлык уңай шартлар тудырылган. Хуҗалыкның ашханәсе генә ни тора һәм аның эченә кергәч, үзеңне нәкъ шәһәр кафеларында күк хис итәсең. Анда хезмәткәрләрнең күңел ачу, юбилей, туган көн кичәләре дә оешкан төстә үтә.
Менә шундый крестьян-фермерлык хуҗалыклары булганда Иске Кулаткы районы тагын да гөрләп яшәр һәм кешеләр чит төбәкләргә китеп эш эзләп йөрмәсләр иде .
Рөстәм Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3526

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.