Рәгаиб кичәсе

Галәмләрнең раббысы булган Аллаһ Тәгаләгә мактауларыбыз булсын. Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә, аның гаиләсенә һәм сахабәләргә салават һәм сәламләребез булсын.
Рәҗәп аеның беренче җомгасына каршы төндә (26 февральдән 27 февральгә каршы кичтә) Рәгаиб кичәсе билгеләп үтелә. Бу көнне сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) әтисе Габдулла белән әнисе Әминә беренче тапкыр күрешкән һәм никахлашкан.
Бу кичтә Аллаһы Тәгалә Үзенең колларына аерым мөлаемлылык күрсәтәдер. Ислам динендә берничә кич аерым билгеләнеп куелган. Аллаһы Тәгалә, Үзенең колларын кызганып, шундый вакытларны бүләк итә – бу вакытларда тәүбәләр, кылган догалар кабул ителер. Мондый кичәләрдә укылмый калган намазларны үтәргә, Коръән укырга, тәүбә итәргә, сәдакалар өләшергә, мөселманнарны шатландырырга кирәк. Бу көндә ураза тоту мөселманнар өчен изге гамәлләрдән санала. Изге кичәләргә хөрмәт белән карау һәм гөнаһлардан саклану ләзем.
Пәйгамбәребез (с.г.в.):”Биш кичә бар. Ул кичәләрдә кылынган дога кире кайтарылмас. Рәгаиб кичәсе – шуларның берсе. Бу кичәдә кылган гөнаһларыбыздан тәүбә итү, Аллаһтан гафу сорау; фәкыйрләргә ярдәм итү, сәдакалар өләшү; догалар белән мәрхүмнәрне искә алу; үзебез, гаиләбез, барча якыннарыбыз өчен хәер-догалар кылырга кирәк”, — дигән.
Рәгаиб кичәсенең кыйммәте турында күп кенә хәдисләрдә әйтелә. Бервакыт Пәйгамбәребез (с.г.в.) рәҗәп аеның әһәмияте хакында сөйләгәндә, бер карт кеше ай дәвамында ураза тота алмавы турында әйтә. Мөхәммәд галәйһиссәләм аңа:”Син рәҗәп аеның беренче, унбишенче һәм соңгы көннәрендә уразада бул. Ай буе ураза тоткан әҗер-савап алырсың. Чөнки савабы ун мәртәбә күбрәк була. Әмма изге рәҗәп аеның беренче җомгасына каршы кичне дә онытма”, — дип әйтә.
Газиз мөселман кардәшләрем! Бу кичәдә яхшы гамәлләребезне арттырыйк һәм вагазебездә әйтелгән гаммәлләребезне үтәп Аллаһ Тәгаләнең ризалыгын алырга тырышыйк.
Вәгазьне Биләр
мәдрәсәсенең мөгаллиме
Сөләйман хәзрәт Шәйхиев әзерләде.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3497

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.