Чаңгы ярышларында җитезләр

22 февральдә Иске Кулаткы районының «Сабантуй» милли мәдәни — спорт үзәгендә “Россия чаңгысы — 2020″ Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышларының район этабы булып узды. Бу мөһим чарада төрле яшьтәге спортчыларга чаңгыда көч сынар өчен кечкенә һәм зур әйләнешләр билгеләнде.
Ярышлар башланыр алдыннан Иске Кулаткы район администрациясенең Башлыгы И. Ш. Магдеев спортчыларга бәйгедә зур уңышлар теләде һәм ир-егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән кайнар тәбрик итте.
Иске Кулаткы районының физик культура, спорт һәм яшьләр белән эшләү бүлеге начальнигы Р. Д. Мадьяров ярышларның тәртибе белән таныштырды.
Иң беренче спортчыларның вакытны исәпкә алмыйча, массакүләм йөгерүе оештырылды. Анда барлык чаңгычылар да актив катнаштылар.
Аннан соң төрле яшьтәге спортчыларга 9 старт билгеләнде. Кече әйләнештә 1000 метрлык, ә зур әйләнештә 2000 — 5000 мертлык дистанцияләрдә йөгерүләр күрсәтелде.
Ярышлар бик кызу үтте. җиңү яуларга теләүчеләрнең саны да шактый күп булды. Бу бәйгедә I-III урыннарга чыгучыларның һәммәсен дә атап үтсәк, бик зур исемлек барлыкка килер һәм шуны исәптә тотып без беренче урын яулаучыларны гына атарга булдык.
I-IV сыйныф укучылары арасында Айдар Камалов һәм Анастасия Саландаева (Иске Атлаш), V-VII сыйныф укучылары арасында Александр Саландаев (Иске Атлаш), Алина Тюкаева (Бахтеевка), VII-IX сыйныф укучылары арасында Александр Саландаев (Иске Атлаш), Илья Хурасев (Бахтеевка), төрле яшьтәге спортчылар арасында Айрат Сөнчәләев (механика-технология колледжы), Диана Алиева, Әлфия Бимиева, (Иске Кулаткы), Фәнис Хаметов (Иске Яндука), Рамил Калюшев (Иске Атлаш), Рәхимә Шәмионова (Кирюшкино), Равил Зәбиров (Иске Мостяк), VIP йөгерүдә Мостафа Бекеров (Иске Зеленай), Флера Кузәева, Зөлфия Җамаева (Иске Кулаткы) нәкъ беренче урыннарга чыктылар.
Чаңгы ярышларында 10 гаилә командасы катнашты. Алар арасында Иске Зеленай авылыннан Рәмзия һәм Фәрит Алиевлар уллары Илназ белән беренчелекне яуладылар.
Бу бәйгедә Фәрит Мохамедов(Кирюшкино) һәм Асия Магдеева (Иске Кулаткы) — иң өлкән, ә Нияз Магдеев (Иске Кулаткы) иң яшь спортчылар буларак танылып, уңай нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Ярышлар тәмамланганнан соң, I-III урыннарны яулаган актив спортчыларга дә район администрациясенең Почет грамоталары һәм бүләкләре тапшырылды.
Рөстәм Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3493

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.