Хөрмәтле Ватанны саклаучылар!

Мөхтәрәм Бөек Ватан сугышы ветераннары, Кораллы көчләр, сугышчы-интернационалчылар,
курсантлар һәм булачак ил сакчылары!
Чын йөрәктән сезне барыбыз өчен дә мөһим бәйрәм – Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз.
23 февраль көнне без Россия хәрбиләренә — Туган илебезне саклаган һәм саклауны дәвам итүчеләргә хөрмәт һәм ихтирам хисләребезне белдерәбез. Бөек Ватан сугышы һәм локаль конфликтлар ветераннарына, илебез иминлеге өчен хезмәт куючы һәркемгә рәхмәт, ихтирам сүзләребезне җиткерәбез.
Батырлык, вөҗдан һәм намус, үз иленә һәм бурычына тугрылык чын ир-атның төп сыйфатлары булып кала бирәләр. Бу данлыклы традицияләр Россия армиясенең нигезенә бер гасыр элек салынган һәм бүген Россия сакчыларының яшь буын вәкилләре — безнең Иске Кулаткы егетләре ул традицияләрне намус белән дәвам итәләр! 31 якташыбыз бүген Россия Федерациясе Кораллы көчләре сафларында хезмәт итә. Мәктәпләребездә, балалар бакчаларында, колледжда яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә, аларны Ватаныбызның чын ир-егетләре итеп үстерүгә аерым игътибар бирелә. Районыбызда кадет классы, “Юнармия”, булачак очучылар хәрби хәрәкәтләре эшли. Алар күркәм чараларның бизәге дә, районыбызның горурлыгы да булып торалар.
Барлык ветераннарга, лаеклы төстә үз хәрби бурычын үтәгән һәм үтәп килүчеләргә, Россия армиясе сафларында хәрби хезмәт срогы үтәргә әзерләнүче һәркемгә нык сәламәтлек, иминлек, бәхет һәм баш очында тыныч күк йөзе телибез. Барлык эшләрегездә уңышлар юлдаш булсын!

Л. Ф. Богданова,
Иске Кулаткы районы Башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең урындагы бүлекчә Секретаре.
И. Ш. Магдеев,
Иске Кулаткы районы администрациясе Башлыгы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3471

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.