Халык санын исәпкә алу – 2020

Электрон исәпкә алу – төп яңалык .
2020 ел – Халык санын исәпкә алу елы. Октябрь аенда бу мөһим кампания киң колач алачак. Быел ул яңа форматта узачак һәм күп үзгәрешләр алып киләчәк.
5 февральдә Санкт-Петербург шәһәрендә “Кәгазьдән саннарга: ни өчен яңа формат халык санын исәпкә алуны күзаллауны үзгәртәчәк” дигән темага пресс-конференция узды. Анда Росстат һәм шәһәр хөкүмәте вәкилләре 2020 елда узачак Бөтенроссия халык санын исәпкә алуга әзерләнү турында фикер алыштылар.
Халык санын алу россиялеләрнең шәхси мәгълүматлары белән кызыксынмый, исәпкә алу кәгазьләрендә респондентларның исемнәре һәм адреслары турында сораулар юк. Бу хакта матбугат конференциясендә Росстат җитәкчесе урынбасары Павел Смелов хәбәр итте. “Социаль челтәрләрдә үз сәхифәңне ачу белән чагыштырганда, халык санын алу битен электрон тутыру күпкә куркынычсызрак», — дип ассызыклады ул.
Смелов сүзләренчә, цифрлы технологияләрне гамәлгә кертү Россия халкы өчен тагын да уңайлырак булачак — хәзер исәпкә алучы белән шәхсән аралашу мәҗбүри түгел, ә «Госуслуги» порталында электрон исәпкә алу кәгазьләрен теләсә кайсы уңайлы вакытта мөстәкыйль рәвештә тутырырга мөмкин. «Яңа алым җыелган мәгълүматларны эшкәртүне шактый тизләтәчәк. 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуның беренче нәтиҗәләре ил халкы саны буенча агымдагы елның декабрендә игълан ителәчәк», — диде Росстат вәкиле.
Бөтенроссия халык санын алу 2020 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр цифрлы технологияләр кулланып узачак. Алда торган җанисәпнең төп яңалыгы — Россия халкы тарафыннан дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында (Gosuslugi.ru) электрон исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге. Торак биналар буенча халык санын исәпкә алып йөргәндә, Росстат исәпкә алучылары махсус программа белән тәэмин ителгән планшетлар кулланачак. Шулай ук исәпкә алу участокларында, шул исәптән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре (МФЦ) биналарында да исәпкә алырга мөмкин булачак.
Лилия Кузәева,
район статистика бүлеге
уполномоченные.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3459

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.