Кышлату уңышлы үтә

Иске Кулаткы районы авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагында кышлату гадәти режимда бара. Крестьян- фермерлык хуҗалыклары үз программалары буенча эшне дәвам итәләр: җитештерү мәйданнарын киңәйтәләр, терлекләрнең баш санын арттыралар һәм аларны тоту шартларын яхшырталар.
1 февральгә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 2732 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 803 башы сыерлар тәшкил итә. Терлекләрне кышлатуның барышына даими контроль алып барыла. Хуҗалыклар тулы күләмдә азык белән тәэмин ителгән.
«Иске Кулаткы» муниципаль берәмлеге территориясендә 2 авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 1 — җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 36 — крестьян-фермерлык хуҗалыгы үз эшчәнлекләрен алып бара.
Илья Николаевич Арланов җитәкчелек иткән “Бахтеевка» прооизводство кооперативы районыбызда зур хуҗалыкларның берсе булып санала. Аның карамагында бүгенге көнгә 1306 баш мөгезле эре терлек исәпләнә һәм шуларның 370 башы сыерлар тәшкил итә.
— Хуҗалыгыбызда терлекләрне кышлату өчен уңай шартлар булдырылган. Январь аенда сыерларны массалы рәвештә бозаулату башланды һәм без 10 февральгә 91 баш бозау алдык инде. Февраль аеның ахырына бу сан 132 гә җитәргә тиеш. Бүгенге көнгә һәр сыер башына тәүлеккә уртача 5 килограмм сөт савабыз. Сыерларның базаулавы белән сөт савымы да күпкә артачак. Март аенда тагын 60 баш бозау алу планлаштырыла, — дип сөйли хуҗалыкның баш зоотехнигы Сергей Вячеславович Якушов.
“Бахтеевка” авыл хуҗалыгы производство кооперативы торгынлык елларындагы кебек бернинди киртәләргә бирешмичә үз тормышын алып бара һәм биредә хезмәт сөючән халык та тату яши. Кышкы чорда Бахтеевка һәм Чуваш Кулаткы авылларында урнашкан терлекчелек фермаларында 14 савучы, 6 бозау караучы, 6 терлекче һәм алмаш-тилмәш механизаторлар бар тырышлыкларын куеп эшлиләр. Алар арасында В. И. Чекушкин, В. А. Мансуров, А. А. Безрученко, И. А. Тюкаева, З. И. Хурасева, Е.В. Иванова, Т. С. Осипова һәм башкалар даими рәвештә уңай нәтиҗәләргә ирешәләр. Бу уңышларны яулауда терлекчелек тармагының бригадиры Ю. П. Кудюшевның роле гаять зур.
— Терлекләрне тиешле кышкы рацион белән ашатабыз, Тәүлек буена һәр мал башына 15 килограмм силос, 6 килограмм салам, 3 килограмм фураж һәм төрле концентрантлар бирәбез. Азыкларыбыз җитәрлек һәм кышлатуны уңышлы үткәрүгә тулы гарантия биреп була, — дип сүзне дәвам итә хуҗалыкның зоотехник — селекционеры Ирфан Рушанович Аюпов.
«Бахтеевка» производство кооперативының ферма биналарында маллар өчен дә, халыкка хезмәт итәр өчендә уңай шартлар тудырылган. Аларда чисталык һәм җылылык хөкем итә. Сыерланы саву өчен камильләштерелгән вакуумлы җиһазлар урнаштырылган. Савучылар сөтне торбалар аша зур чанга озаталар. Бирегә килеп төшкән продукция смена ахырында суыткычка урнаштырыла. Әлеге цехта Т. С. Осипова — лаборантка һәм оператор булып эшли, ул сөтнең майлылыгын, сыйфатын тикшерә.
— Савылган сөтне без Сунгур авылындагы җаваплылыгы чикләнгән “Молинвест” җәмгыятенә озатабыз. Аны бу оешманың махсус машинасы ике көнгә бер мәртәбә килеп ала. Сөтнең бер литры 22 сум 50 тиеннән бәяләнә,- дип сөйли Т. С. Осипова.
Терлекчелек биналарында тиресне чистарту өчен махсус механизмнар, ТСН нар эшли.Аларның төзеклеге өчен җаваплы кешеләр беркетелгән. Җыелган тирес 3 трактор ярдәмендә һәр көн ферма читенә чыгарыла һәм аңардан компост ясап, вакыт үткәч кырга сибелә.
Фермада шулай ук терлек азыкларын техника белән өләшү каралган. Бу эш ике трактор ярдәмендә алып барыла.
Кышкы чорда хуҗалыкта 91 кеше хезмәт итә һәм алар даими рәвештә эш хаклары алалар. Ә язгы, җәйге һәм көзге чорларда аларның саны күпкә арта.
Февраль ае ахырында «Бахтеевка» производство кооперативының отчет җыелышы узачак һәм аның әгъзалары, җитәкче И. Н. Арланов, баш белгечләр белән бердәм булып хуҗалыкның алдагы эш планнарын билгеләп, халыкның проблемаларын тагын да уңай якка хәл итәчәкләр.
Рөстәм Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3444

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.