«Бездән башка кем?!», — марафонында

2 февральдә Ульяновск шәһәрендә Сталинград сугышында немец гаскәрләрен тар-мар итү көне уңаеннан тантаналы чара узды. Бу көнне өлкән буын гражданнары өчен «Бездән башка кем?!»,- дип аталган өлкә патриотик-туристик марафонының беренче этабы старт алды. Ул “Җиңү” паркында узды. Әлеге мөһим чарада муниципаль берәмлекләрдән 27 команда көч сынашты. Иске Кулаткы районыннан Фәрит Абдуллович Мохаммедов- капитаны, Марат Мәкъсутович Батршин — яшьләр вәкиле һәм Әлфия Мохаррәмовна Шабакаева — социаль яклау бүлеге вәкиле буларак катнаштылар.
Иң элек район делегацияләре Җиңүнең 30 еллыгы мәйданында митингта булдылар. Аның барышында өлкә җитәкчелеге һәм гражданнар “Мәңгелек ут”ка чәчәкләр салдылар. Аннары «Җиңү паркы”нда команда капитаннары өчен спорт ярышлары узды. Фәрит Мохаммедов, өлкән яштә булуына карамастан, чаңгыда 2,5 км йөгерүдә, пневматик винтовкадан мишеньга атуда, җирлектә ориентлашу, «Хәрби дан көннәре» викторинасында зур уңышка иреште.
Ярышларның нәтиҗәләре буенча команда капитаны Фәрит Мохаммедов “Бездән башка кем?!” марафонының “Җиңүгә 75 ел” логотибы һәм бәллүр статуэткасы белән бүләкләнде.
Әльфия Шабакаева,
Иске Кулаткы районының ветераннарга,
инвалидларга, балаларга һәм гаиләләргә
социаль ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3431

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.