4 февральдә Иске Кулаткы район администрациясенең кече утырышлар залында аппарат киңәшмәсе булып үтте. Аны район администрациясе Башлыгы И. Ш. Магдеев алып барды.
Утырышта районыбызда демография мәсьләсе зур игътибарга алынды. Моның буенча Иске Кулаткы район Башлыгы Л.Ф. Богданова, район адмиистрациясе Башлыгы И. Ш. Магдеев һәм башка җитәкчеләр зур борчу белән сөйләделәр.
Соңгы елларда районыбызда кешеләрнең үлү очраклары аеруча күбәеп китте. Бу тискәре хәлләрне булдырмас өчен район җитәкчеләре утырышта катнашучылар алдында катгый таләпләр куйдылар.
Фев 04 2020
Аппарат киңәшмәсендә
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3421
Свежие комментарии