Сигез юнәлештә эшләрбез

20 январь көнне Ульяновск өлкәсе Губернаторы Сергей Иванович Морозов яңа елда беренче зур аппарат киңәшмәсе үткәрде. анда Хөкүмәт Министрлары, муниципаль берәмлекләр администрацияләре Башлыклары, журналистлар катнашты.
С. И. Морозов әлеге киңәшмәдә 2020 елдагы эшчәнлекнең сигез приоритетлы юнәлешен билгеләде.
1. Һәр тармакта стратегик планлаштыру.
2. Гражданнарның, барыннан да элек, өлкән буынның керем дәрәҗәсен күтәрү.
3. Эш урыннары булдыру һәм лаеклы хезмәт хакы түләү.
— Кеше эшкә йөреп тә, үз-үзен, гаиләсен тәэмин итә алмый икән – бу инде хәерчелек дигән сүз. Безгә моны булдырмаска кирәк. Хезмәт хакы яшәү минимумыннан түбәнрәк булган теләсә нинди вакансияләргә кискен җавап бирәчәкмен, — дип билгеләп үтте Сергей Морозов.
4. Инвестицияләр күләмен сизелерлек арттыру.
— Ай йомгаклары буенча регион өчен кем нинди ресурслар җәлеп итүен сорыйбыз, — диде Губернатор.
5. Мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спорт.
— Бик күп түләүле хезмәтләр санын киметергә кирәк, алар әкренләп түләүсез хезмәтләрне юкка чыгаралар, — дип билгеләп үтте Сергей Морозов.
6. Торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын күтәрергә.
— Кешеләр язылган торак өчен бик зур акча түлиләр, тик еш кына: «без түләдек, әмма квитанцияләр буенча хезмәтләр алмадык», — дип ишетәбез.
7. Торак төзелешен арттыру кирәк.
Иң беренче чиратта күп фатирлы йортлар, индивидуаль төзелеш һәм бюджет сферасы хезмәткәрләренә тораклар булдыру мөһим.
8. Муниципаль берәмлекләрнең бурыч йөкләнешен киметү буенча чаралар эшләү.
Бу елга өлкә өстенлекләрен игълан иткәннән соң, Сергей Морозов хөкүмәткә яңа РФ премьер-министры Михаил Мишустинның төп юлламаларын укыды. Бу һәркемгә кагыла, дип билгеләп үтте. Төбәк башлыгы планлаштырылган үзгәрешләр уңаеннан министрлар һәм муниципалитетлар башлыклары хәзер билгеләнмәячәк, ә сайланачак, дип аңлатты.
— Ульяновск өлкәсе уставына үзгәрешләр кертү буенча эшче төркем төзергә кирәк, — дип сөйләде Губернатор ротация планнары турында.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3417

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.