Язгы чәчү тау артында түгел

Январь ае да ахырына якынлашты. Димәк, язгы кыр эшләренә озак калмый бара. «Россия Авыл Хуҗалыгы Үзәге» Федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районы филиалы белгечләре язгы чәчүне уңышлы алып бару турында кайгыртып, чәчү орлыкларын тикшерәләр.
— Без бу эшкә федераль “Агросемэксперт” программасы нигезендә декабрь аенда ук керештек», — дип сөйли филиалның начальнигы Рәисә Сәлимҗановна Кипчатова. — шушы вакыттан алып “Вязовый Гай” производство кооперативының 285 тонна, И П. “Курмакаева А. С.” хуҗалыгының — 70 тонна, “Бахтеевка” производство кооперативының — 310 тонна, И П “Гафуров Р. Ә.” хуҗалыгының — 96 тонна, И П “Аввәсов И. Ш.” хуҗалыгының — 106 тонна, И П “Латыйпов Р. Р.” хуҗалыгының 82 тонна чәчү орлыкларына тикшерүләр үткәреп, анализлар ясадык. Бу эшләрне без оешманың алып баручы агрономы Әлфия Камиловна Алтынбаева белән башкарабыз. Тикшерүләр дәвам итә һәм башка хуҗалыклардан да орлыкларны анализларга китерүләрен соралабыз.
Безнең Иске Кулаткы районына язгы чәчүне уңышлы үткәрү өчен 2585 тонна орлык кирәк. Гадәттәгечә, материаллар әлеге күләмнән һәр ел артык әзерләнә һәм ул 2604 тонна тәшкил итә.
Язгы чәчү — ул бик мөһим һәм җаваплы эш. Ульяновск өлкәсе Губернаторы С. И. Морозов авыл хуҗалыгы тормышы белән якыннан кызыксынып яши. Шушы көннәрдә Губернатор инициативасы буенча Ульяновск өлкәсендә беренче тапкыр язгы кыр эшләренә әзерлек буенча агрономия җыелышы үткәреләчәк.
14 январьда “П. А. Столыпин исемендәге” Ульяновск аграр университетында Ульяновск өлкәсе агросәнәгать комплексын 2020 елга үстерүнең актуаль мәсьәләләре турында фикерләр алышу булды инде.
Төбәк башлыгы билгеләп үткәнчә, Ульяновск өлкәсенең азык-төлек иминлеген тәэмин итү максатларында авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне арттыру иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып кала. «Бу тормышка ашсын өчен, без 2020 елгы язгы кыр эшләренә сыйфатлы итеп әзерләнергә тиеш. Агрономия җыелышы турында норматив акт эшләнәчәк, аны без елга бер тапкыр, язгы кыр эшләре башланыр алдыннан уздырачакбыз», – дип ассызыклады Сергей Морозов.
Губернаторның билгеләгән чараларын исәптә тотып, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен язгы кыр эшләрен уңышлы үткәрү өчен чынлап уйланырга мәҗбүр итә.
Югарыда әйтеп үткәннәр чәчү орлыкларын агулау өчен химикатлар, ашламалар табыштыру, техникаларның төзеклеген карап чыгу яисә аларга ремонт эшләрен башкарырга вакыт җиткәнен дә искә төшерә.
Рөстәм Арифуллин.
Рәсемдә: «Россия Авыл Хуҗалыгы Үзәге» Федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районы филиалы хезмәткәрләре Р. С. Кипчатова (сулда) һәм Ә. К. Алтынбаева чәчү орлыкларының шытып чыгу сыйфатын
тикшерәләр.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3413

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.