«Күмәк көч» тарихыннан


1965 — 80 елларда “Күмәк көч” район газетасы редакциясендә гади гына тормыш барган. Журналистлар һәм хезмәткәрләр, бердәм булып, өмәләрдә катнашканнар. Алар яз һәм көз көннәрендә тирә-ягыбызны яшелләндерү өчен йорт тирәсенә агач үсентеләре утырту белән дә шөгыльләнгәннәр.
Кабинетлардагы гади гына суктыру машинкаларында материаллар җыелган. Бухгалтер төймәле счетта хезмәт хаклары санаган.
Бу рәсемнәр нәкъ шулар турында сөйли.


Ак чәчәкләр ява – дөнья матур…
Беренче кар яуганга сөенеп, «Күмәк көч” район газетасы редакциясе һәм типография коллективлары да бергәләшеп фоторәсемгә төшкәннәр. Фотоның артында “Эштән соң” дип язылган. Рәсемдә 1957 елның 12 декабре.


Бу фоторәсемдә “Күмәк көч” редакциясе һәм типография коллективлары хезмәткәрләре 1 Май демонстрациясеннән соң. Араларында авыллардагы штаттан тыш хәбәрчеләр дә бар. Фотограф Т. Юсупов булган. 1961 елның 1 май көне.
Рәсемнәр редакция альбомыннан һәм элеккеге редактор А. А. Амировның гаилә архивыннан тәкъдим ителде.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3393

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.