Диспансерлаштыру нәтиҗәләре

Үткән елда Иске Кулаткы районында өлкән яшьтәге кешеләрнең аерым төркемнәре, барлыгы 2952 кеше диспансерлаштыру үтте. Бу күрсәткеч 2019 еллык планның 100 % тәшкил итте. Диспансерлаштыруның икенче этабына 922 кеше (тикшерелгән кешеләрнең 31,2 % ы) җибәрелгән. Диспансерлаштыруны уздырганда 2573 авыру очраклары ачыкланды, алар арасында кан әйләнеше системасы авырулары — 45,8 %, эндокрин системасы авырулары — 25,4 %, урологик авырулары — 6,2 %, сулыш органнары авырулары — 4,9%, ашкайнату органнары авырулары — 3,6 %, нерв системасы авырулары — 6,8 %, башка авырулар -1,9 %.
Диспансерлаштыру барышында 688 кешедә беренче тапкыр төрле авырулар ачыкланды, шуларның 476 сына өстәмә диспансер күзәтүе билгеләнде. Кан әйләнеше системасы авырулары беренче урында — 31,8 %, икенче урында — эндокрин системасы авырулары — 27,9 %, өченче урында — урологик авырулар — 14,3 %, нерв системасы авырулары — 13,2 %, сулыш органнары авырулары — 2,9 %, ашкайнату органнары авырулары — 2,0 %, башка авырулар -1,8 % тәшкил итә.
Гөлнара Богданова,
район администрациясе
Башлыгының сәламәтлек саклау буенча ярдәмчесе.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3384

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.