Укытучыбыз — горурлыгыбыз

укытучыбыз Лилия Расимовна Татлыеваны Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбендә укучылар да, әти-әниләр дә зур ихтирам итәләр, чөнки ул мөгаллимә, сыйныф җитәкчесе буларак һәр балага игътибарлы булып белем бирә. Лилия Расимовна Урта Терешка авылында туып үскән һәм мәктәптә укыганда ук укытучы булырга хыялланган. Шушы теләген тормышка ашыру йөзеннән ул 2000 елда Ульяновск дәүләт педагогия институтын
уңышлы тәмамлый.Урта Терешка урта мәктәбендә 8 ел укытучы булып хезмәт иткәннән соң, язмыш аны Яңа Зимница авылы белән тоташтыра. Ул авылның уңган егете Рәхимҗан улы Радик Татлыев белән матур тормыш кора һәм Яңа Зимница мәктәбендә үзенең яраткан һөнәрен дәвам иттерә.
Лилия Расимовна шушы мәктәптә 13 ел хезмәт итеп үзенә тагын да бай тәҗрибә туплый һәм белем бирүнең барлык алымнарын кулланып зур нәтиҗәләргә ирешә.
2016 елда ул хезмәт биографиясен Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбендә дәвам иттерә һәм 4 елга якын вакыт эчендә бу коллективта зур абруй яулый.
Без, әти-әниләр, балаларыбызның сыйныф җитәкчесе буларак Лилия Расимовнаны тирән ихтирам итәбез. Чөнки ул һәр укучы белән аерым шөгыльләнеп, аларның тирән белем алуларына, тәртипле булуларына иреште. Әти-әниләр җыелышында да аның белән очрашып сөйләшү, фикерләр алышу балаларыбызны тәрбияләүдә зур нәтиҗәләр бирә.
Без укытучыбыз белән нык горурланабыз.
Лилия Расимовна мәктәптә тәҗрибәле укытучы да, өйдә тормыш иптәшенә ихтирамлы хатын да, балаларына үрнәк әни дә. Алар Рәхимҗан улы Радик Татлыев белән 17 елга якын гомер кичереп, берсеннән-берсе уңган, тырыш ике ул үстерәләр.
Балаларга белем биреп гомер еллары алга ага. Безнең яраткан укытучыбыз үзенең һөнәре буенча 25 ел хезмәт итеп матур юбилеена җиткәнен сизми дә калган. Ул 25 январьда үзенең күркәм бәйрәмен зур уңышларга ирешеп каршы ала.
Шушы уңайдан без Лилия Расимовнаны матур юбилее белән чын күңелдән кайнар тәбрик итеп, балаларга белем бирүдә зур уңышлар, гаилә бәхете, корычтай исәнлек, шатлык-куанычлар һәм озын гомер телибез. Без аңа гел рәхмәтле булып калабыз.
Иске Кулаткы беренче
номерлы
урта мәктәбенең V «Б»
сыйныф укучы-
ларының әти — әниләре.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3364

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.