Яңа ел могҗизасы.

Өлкәбездә Губернатор С.И. Морозов тарафыннан “көмеш буын” вәкилләренә һәрчакта да игътибар бирелә. Яңа ел алдыннан Кузоватово эшчеләр бистәсендә Бөек Устюг шәһәреннән килгән Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында матур чара оештырылды. Бу бәйгегә өлкәнең барлык районнарыннан делегатлар килде. Безнең Иске Кулаткы районыннан З.М. Аскарова, А.А. Магдеева, Р.З. Юнусова һәм Е.В. Бахтиярова катнашты. “Парус надежды” социаль хезмәт күрсәтү өлкә дәүләт учреждениесе бүлеге мөдире З.Н. Аксәнова һәм халыкны социаль яклау комитеты әлеге сәяхәтне оештыруда зур тырышлык куйдылар.
Район мәдәният йортында безне бик җылы каршы алдылар. Гид Светлана безгә Кузоватово районының истәлекле урыннарын күрсәтте. Бәйрәм алдыннан “Иң яхшы Яңа ел уенчыгы”, “Иң әйбәт чыршы” конкурсы игълан ителгән иде. Бу бәйгегә кузоватлылар бик нык әзерләнгәннәр, конкурска төрле оригиналь эшләнмәләр тәкъдим ителде. Фойедагы шушы матурлыкны күреп, без таң калдык. Әйтерсең лә әкият иленә эләктек. Театр елына багышлап, тамашачылар залында “Щелкунчик” әкияте күрсәтелде. Өлкәннәр һәм балалар да рольләрен югары дәрәҗәдә башкардылар.
Тагы бер сюрприз безне клуб тирәсендә көтте. Матур итеп бизәлгән чыршылар, зур сәхнә, җемелдәгән сихри утлар – барысы да бик сокландыргыч. Келәм юлы буйлап сәхнәгә Бөек Устюг шәһәреннән килгән Кыш бабай һәм Кар кызы үттеләр. Алар кунакларны Яңа ел белән тәбрикләп, ихлас котлауларын юлладылар.
Бәйрәмдә катнашучы өлкә Губернаторы С.И. Морозов, Кузоватово районы Башлыгы Яңа елда иминлек, зур уңышлар теләделәр. Кыш бабай истәлекле бүләкләр дә тапшырды. Әлеге чарада төрле илләрнең Кыш бабайлары да матур чыгышлары белән куандырдылар. Яңа елның башкаласы булган Кузоватово районы эстафетаны Чардаклы районына тапшырды.
Бәйрәм кичәсе һәммәсенә дә бик ошады, ул барлык катнашучылар күңелендә якты хатирәләр калдырды.

Асия Магдеева.
Иске Кулаткы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3304

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.