Гражданнар кабул ителде

«Бердәм Россия» партиясеннән Ульяновск өлкәсенең законнар чыгару җыелышы депутаты Николай Григорьевич Мясников безнең Иске Кулаткы районында булып, халыкның тормышы белән даими кызыксынып яши. Соңгы елларда аның район мәктәпләренә, медицина һәм социаль сфера учреждениеләренә игътибары аеруча зур булды. депутатыбыз буларак күптән түгел генә ул Иске Кулаткы район больницасына ремонт ясауда материаль ярдәм күрсәтте.
Ул районыбызның төрле яшьтәге кешеләре белән тыгыз элемтәдә тора. 26 ноябрьдә Николай Григорьевич Мясников Иске Кулаткы район администрациясендә гражданнарны кабул итте. Бу җаваплы чарада аның белән шулай ук Иске Кулаткы районы Башлыгы Л. Ф. Богданова, депутатның ярдәмчесе Г. А. Долгов һәм район администрациясе белгечләре катнашты.
Ул көнне өлкә законнар чыгару җыелышы депутаты Н. Г. Мясников гражданнардан 8 мөрәҗәгать кабул итте. Анда коммуналь хезмәтләр өчен субсидияләр бирү, юлларга ремонт ясау, урамнарны яктырту һәм башка мәсьәләләр каралды.
Бу сорауларның күпчелегенә уңай җаваплар кайтарылды.
Ләйлә Амирова,
“Бердәм Россия” партиясе
җирле бүлекчәсенең Башкарма
секретаре.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3273

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.