Бердәмлек бәйрәмендә

4 ноябрь — Халыклар бердәмлеге көне Иске Кулаткы районында да оешкан төстә үтте. Ул көнне хезмәт коллективлары, мәктәп укучылары, өлкән буын кешеләре Иске Кулаткы район администрациясе бинасы янына бердәм булып җыелдылар. Иртәнге 9 сәгатьтә Россия флагларына уралган бәйрәм колоннасы Пионерская урамы буйлап район үзәгенә таба юл алды. Колоннадагы кешеләрнең тантанага күмелеп музыка астында атлаулары урамга ямь, күңелләргә дәрт өстәде һәм алар район мәдәният йорты каршына килеп бастылар. Иртәнге 10 сәгатьтә бәйрәм митингы башланды. Аның программасын район мәдәният хезмәткәрләре Л. Р. Амирова һәм Л. Р. Байбикова матур итеп алып бардылар. Алар халыкны кайнар итеп сәламләгәч, сүзне Иске Кулаткы районы Башлыгы Л. Ф. Богданова алды.
Район Башлыгы искекулаткылыларны чын күңелдән тәбрик итте һәм гаиләләренә дә, шәхси тормышларында зур уңышлар юллап, илебезнең бердәмлеген ныгытуга актив өлеш кертүләрен теләде. Дәвамы газетаның 46 нмерында укыгыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3256

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.