Әйләнә-тирә мохитне бергәләп саклыйк!

Россия Президенты В.В. Путин 2017 елда Россиядә Экология елы дип игълан итте. Экология елын үткәрү өчен оештыру комитетын төзергә һәм аның рәисе итеп Россия Президенты администрациясе башлыгы Сергей Ивановны билгеләргә әмер бирде. Әлеге Указ нигезендә Россия хөкүмәте 2017 елда башкарылачак төп эшләрнең планын булдырачак, бу эшкә, әлбәттә, төбәкләр дә кушылачак.

Экология елының төп максаты — һәрбер кешенең әйбәт әйләнә-тирә мохиткә хокукын тәэмин итү, җәмгыятьнең игътибарын әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә юнәлтү, халыкның экологик культуралылыгын формалаштыру һәм арттыру.

Әлеге елны үткәрү буенча барлык регионнарга 2017 елга чаралар планы әзерләргә кушылды. Безнең регионда да Экологик елы кысаларында төрле чаралар үткәрү планлаштырыла. Аларның төп максатлары тирә-як мохиткә сакчыл караш тәрбияләү, табигый мирасны саклау өчен җаваплылыкны арттыру буенча эшне активлаштыру.
Кеше, булганына канәгатьләнмичә, табигатьне, анда булган гармонияне боза һәм үзе ук шуның аяныч нәтиҗәсен татырга мәҗбүри була. Матур табигатебез – безнең кулдан юкка чыга. Хәзерге буын аны яратып, саклап калырга омтылырга тиеш. Шуңа күрә алар үзләренең зур җаваплылыгын сизеп, әйләнә-тирә мохитка башкача карый башларга өйрәнергә тиеш. Әгәр дә алдан саклану чаралары күренмәсә, эш тиешле дәрәҗәдә оештырылмаса, кешелек дөньясына зур һәлакәт булырга мөмкин.

Экология елына райондашларыбыз да битараф калмасыннар иде, әйләнә-тирә мохитне саклауга үзләреннән өлеш кертсеннәр иде. Иске Кулаткыбызны төзек, чиста тоту, үзебез яшәгән җирне чүп-чардан арындыру – биредә яшәүчеләрнең төп бурычы.

Районда Экология елы кысаларында үткәреләчәк чаралар, әлеге ел белән бәйләнешле эшләр турында газетабыз битләрендә даими яктыртылачак.

Хөрмәтле райондашлар!

2017 ел – экология елы кысаларында Иске Кулаткы районында иң төзек өйгә, иң матур бакчага, иң ямьле чәчәклеккә конкурс игълан ителә.

Йорт тирәләре тәртипкә китерелгән, төзекләндерелгән, бакчалардагы аллы-гөлле чәчәкләр белән урамның, авылның бизәгенә әйләнгән йортлар хуҗаларын район администрациясе һәм «Күмәк көч» газетасы редакциясе әзерләгән бүләкләр көтә. Фотоларыгызны редакциягә kumiakk85@mail.ru электрон адресына яки китереп тапшыра аласыз. Конкурсның нәтиҗәләре август ахырында игълан.

Әлфия ЯФАРОВА,

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=324

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.