Булдырмый калу җиңелрәк

“Регионыбызда медицина хезмәте күрсәтүнең беренчел звеносын модернизацияләү буенча программа булдырылачак,”- дип белдерде Губернатор Сергей Морозов. Шулай ук Губернатор медицина хезмәткәрләренә хезмәт хакын түләү мәсьәләләренең дә яңадан каралачагын әйтте. Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин сәламәтлек саклау системасының торышы буенча киңәшмә үткәрде һәм анда түбәндәге проблемаларны яңгыратты: «Сүз кече торак пунктларда һәм ерак территорияләрдә яшәүчеләр өчен медицина ярдәменең һәркем өчен мөмкин булуы турында бара. Монда, исегезгә төшерәбез, без фельдшер пунктлары, табиб амбулаторияләре булдырырга һәм тиешле тәртипкә китерергә, яңа мобиль медицина комплексларын кертергә планлаштырабыз». Ульяновск өлкәсендә дә 2024 елга кадәр 67 фельдшер – акушерлык пунктлары ремонтланачак. Бу эшләр «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» региональ проекты кысаларында тормышка ашырылачак.
Ульяновск өлкәсендә яшәүче 330 меңнән артык кеше диспансерлаштыруны узды. Губернатор Сергей Морозов кушуы буенча өлкәбездә авырулар һәм халык үлеме санын киметүгә юнәлтелгән чаралар комплексын тормышка ашыру дәвам итә.
Россия Президенты Владимир Путин «Сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен камилләштерү турында»гы май указында шундый бурыч куйды. Профильле белгечләр мәгълүматларына караганда, 2019 елның 8 аенда өлкәдә 330 меңнән артык кеше, шул исәптән 130 меңнән артык бала диспансерлаштыру һәм профилактик караулар узган инде.
— Диспансерлаштыру халыкның сәламәтлеген сакларга һәм ныгытырга, хроник авыруларның риск факторларын ачыкларга һәм кирәк булганда өстәмә тикшерүне һәм дәвалауны вакытында үткәрергә мөмкинлек бирә.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3226

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.