Тырышлыклары сокландыра

Икътисадта үз урыннарын мөстәкыйль рәвештә тапкан кешеләр бәйрәме соңгы елларда зурлап билгеләп үтелә. Эшмәкәрлек тормышыбызга елдан-ел тирәнрәк керә. Хөрмәтле эшмәкәрләр! Сез халыкны азык-төлек товарлары белән дә, хуҗалык кирәк-яраклары белән тәэмин итеп кенә калмыйсыз, җитештерүгә дә кыю алынасыз. Шуның белән бергә халыкны эш урыннары белән дә тәэмин итәсез. Районыбызда кече һәм урта бизнес үсеше өчен яңа мөмкинлекләр ачыла һәм бу эшкә алынучыларга максатчан программалар ярдәмгә килә, дәүләт булышлыгы арта. Барлык эшмәкәрләрне дә һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас котлыйбыз. Бизнеста уңышлар, планлаштырылган эшләрнең тормышка ашуын, сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек телибез!

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3187

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.