Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш елы балалары!

Быел без 74 нче тапкыр Җиңү бәйрәмен тантаналы төстә билгеләп үтәбез. Йөрәкләребездә Сезгә карата рәхмәт һәм хөрмәт хисләре кабат яңара, без Сезнең тиңдәшсез батырлыгыгыз, фидакарь хезмәтегез белән чын күңелдән горурланабыз.
Ничәмә-ничә еллар узса да, күп буыннар берсен-берсе алыштырса да, Совет иленең азат халкы батырлыгы беркайчан онытылмас, якты йолдыз булып, яшь буыннарга дөрес юл күрсәтер, Ватанны сөяргә, туган илең хакына көрәшергә өйрәтер. Рәхмәт сезгә, хөрмәтле ветераннарыбыз! Гомерегез озын, сәламәтлегегез нык, көннәрегез тыныч булсын иде!
Л.Ф. богданова,
Иске Кулаткы районы Башлыгы,
“Бердәм Россия” партиясенең урындагы
бүлекчә Секретаре.
И. Ш. Магдеев,
Иске Кулаткы районы администрациясе Башлыгы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3162

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.