Язгы ярминкәдә

30 мартның иртәсендә Иске Кулаткы эшчеләр поселогында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең язгы ярминкәсе булып узды. Бу мөһим чарада районыбызның крестьян-фермерлык хуҗалыклары тарафыннан халыкка төрле ассортиментта авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителде. Ярминкәгә ИП «Аввәсов И. Ш.» ИП. «Шәрипов Ф. Р.», ИП Хайров ИП» ИП «Юмангулов Р. С.» ИП «Хәбибуллин Р. К.», ИП «Зөлкарнәев М. Д.» хуҗалыклары халык өчен ит, бодай, төрле ярмалар, печән һәм башка продукция, ә «Бахтеевка» производство кооперативы ит китергән иде. Ярминкәдә шулай ук Кузоватово районының “Дементьев А. И” крестьян-фермерлык хуҗалыгы да катнашты.
Язгы ярминкә халык өчен бик кирәкле. Алда аны тагын да зуррак итеп оештырасы иде.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3127

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.