Форум эшлекле узды

Быел 31 мартта һәм 2 апрельдә П. А. Столыпин исемендәге Ульяновск дәүләт аграр университетының базасында (УлГАУ) Ульяновск өлкәсендә «Авыл территорияләрен пространстволы үстерү» исеме астында төбәк форумы булып узды. Анда 320 дән артык кеше катнашты.
Форум кысаларында берничә «түгәрәк өстәл», дискуссион мәйданчык, эксперт сессияләре оештырылды. Алар авылда тормышның төрле аспектларына, аерым алганда, авылда сәламәтлек саклау тармагын, инфраструктураны үстерүгә, инвестицияләр җәлеп итүгә багышланды.
Бу мөһим чарада өлкә Губернаторы С. И. Морозов та катнашты.
Форум барышында социаль-икътисадый киңлекләрне рациональ оештыру, транспорт инфраструктурасының роле, авыл территорияләренең социаль торышы һәм перспективалары турында фикер алыштылар.
Пленар утырыш нәтиҗәләре буенча Губернатор С. И. Морозов «Авыл табибы», «Авыл укытучысы», «Авыл мәдәният хезмәткәре», «Авыл тренеры», «Агросәнәгать хезмәткәре»номинацияләрендә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.
Бу форумда Иске Кулаткы район админстрациясе Башлыгының экономик мәсьәләләре буенча урынбасары И. Х. Ахмедов, Иске Кулаткы район администрациясенең авыл территорияләрен үстерү идарәсе начальнигы И. Р. Абитов, белгече И. К. Аделов, медицина буенча администрация Башлыгы ярдәмчесе Г.Ә. Богданова, крестьян-фермерлык хуҗалыкларының җитәкчеләре И. Ш. Аввәсов, Р. Ә. Богданов, “Зеленай” авыл поселенисе администрациясе Башлыгы Р. Җ. Бикбаева, “Терешка” авыл поселениесе Башлыгы Р. Р. Тәминов, үзәкләштерелгән клуб челтәре директоры Р. Р. Тюкаев һәм башкалар катнаштылар.
Р. Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3123

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.