Күпер яңартылды.
2018 елда Иске Зеленай авылында төзекләндерү буенча юнәлешле эшләр алып барылды. Бу авылның “Узин” ягында 1910 елда төзелгән күпергә капиталь ремонт ясалды. Әлеге ремонтның смета бәясе 2,5 миллион сум тәшкил итте.
Йөз елдан артык тарихы булган күпергә ремонтны җаваплылыгы чикләнгән “ТАН” җәмгыятенең Радищево участогы хезмәткәрләре башкардылар. Хәзер әлеге объектның йөзе танымаслык үзгәрде һәм ул халыкка тагын 100 елдан артык хезмәт итәчәк.
Р. АРИФУЛЛИН
Мар 27 2019
Кичә һәм бүген
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3109
Свежие комментарии