25 март — Мәдәният хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре
һәм сәнгать эшлеклеләре, әлеге тармак ветераннары! Сезне йөрәктәге иң җылы хисләр аша һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез! Яз фасылы әйләнә-тирә дөньяны ничек үзгәртсә, мәдәният тә кешене нәкъ шулай ук рухландыра, аның күңелендәге иң яхшы сыйфатларны һәм иҗади мөмкинлекләрне уята. Нәкъ менә сезнең күп көч таләп итүче көндәлек хезмәтегез рухият, әхлакый хакыйкать һәм матурлык башлангычын саклап калуда ярдәм итә.
Башкалар ял иткән вакытта, сез хезмәт куясыз, күңел җылыгызны кызганмыйча, халыкка бүләк итәсез, матурлык дөньясына алып керәсез. Күзгә күренми һәм тоемлау да мөмкин булмаган ниндидер көч аша әлеге хезмәт милләтләр берлеген тәэмин итә, шул ук вакытта шәхси үзенчәлекләрне саклап калуга да булыша, безне үзенә бер төрле итә. Иҗатыгыз һәм эшсөючәнлегегез нәтиҗәсендә, Иске Кулаткы муниципаль районы мәдәнияте үз үсешендә шактый зур казанышлары белән аерылып тора.
Күпкырлы талантыгыз, тырыш хезмәтегез һәм рухи юмартлыгыгыз өчен сезгә ихлас күңелдән рәхмәтләребезне белдерәбез. Сезгә сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, илһам, үз көчегезгә һәм киләчәккә ышаныч телибез. Алга таба да сезнең хезмәтегез, талантыгыз һәм осталыгыгыз искекулаткылылар күңелендә бары тик кайнар хисләр генә уятыр дип ышанабыз!
Л. Ф. Богданова,
Иске Кулаткы районы Башлыгы,
“Бердәм Россия”
партиясенең урындагы бүлекчә Секретаре.
И. Ш. Магдеев,
Иске Кулаткы район
администрациясе Башлыгы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3100

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.