Укучыларыбыз сынатмады

Иске Кулаткы район мәктәпләре укучылары кайда гына барып нинди генә бәйгеләрдә, ярышларда катнашмасыннар уку ягыннан булсын, спорт буенча булсын, гел мактаулы урыннар алып, җиңүләр яулап кайталар.
5 март көнне дә Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбе укучылары Татарстан Республикасының Яшел Үзән шәһәрендә үткән конференциядә катнаштылар. Шәһәрнең 10 нчы номерлы гимназиясе базасында ел саен, матур традиция буларак, Каюм Насыйри исемендәге ХVII Халыкара яшьләр фәнни-гамәли конференциясе үтә. Әлеге конференция гадәттә 2 турда уза. Беренче тур барышында бәйгедә катнашучылар арасыннан “иң яхшы” эшләрне сайлап алалар. Аннан инде беренче турны узган укучылар икенче турда төрле төбәкләрдән килгән конкурсантлар белән жюри членнары алдында чыгышлар ясыйлар. Быел икенче турга барлыгы 323 эш сайлап алынган. Укучыларның проект эшләренә Казан федераль университетының, Татарстан Республикасы фән Академиясенең, Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Россия Ислам университеты профессорлары, педагогика, филология, физика-математика, биология фәннәре буенча фән кандидатлары, доцентлары бәя биргәннәр. Каюм Насыйри исемендәге фәнни-гамәли конференциягә укучылар илебезнең төрле шәһәрләреннән – Мәскәү, Казан, Саратов, Ульяновск, Димитровград, Яр Чаллыдан, Башкортстан, Чувашия, Мордовия Республикаларыннан килгәннәр. Араларында хәтта Кытай, Казахстаннан да килүчеләр булган.
Конференция тантаналы концерт һәм танылган сәхнә йолдызларының чыгышлары белән башланып киткән. Аннан укучылар үз фәннәре буенча секцияләрдә проект эшләрен яклаганнар.
Безнең Иске Кулаткы районын беренче номерлы урта мәктәбеннән 8 укучы тәкъдим итте. ХI cыйныф укучылары Алсу Усманова “Наша жизнь сплошные логарифмы?” (фәнни җитәкчесе математика укытучысы Рәхимә Абдулловна Үмәрова), Ильяс Курамшин “Дети блокадного Ленинграда” (фәнни җитәкчесе тарих укытучысы Кадрия Әдһәмовна Исхакова) һәм Марсель Юмангулов “Неизвестный курган Старокулаткинской земли – погребальный памятник или курган?» (фәнни җитәкчесе география укытучысы Эльмира Хәйдәровна Ибраһимова) проектлары белән 1 урыннарны яуладылар, ә шул ук сыйныф укучысы Дильнара Тагирова “Межпредметная связь в тригонометрии” проектын (фәнни җитәкчесе математика укытучысы Рәхимә Абдулловна Үмәрова) яклап, лауреат дипломы белән билгеләнде. Х сыйныф укучысы Эмиль Сәйфуллин “Изучение радиационного фона на территории Старокулаткинского района” темасына (фәнни җитәкчесе физика укытучысы Римма Зәкәрьевна Халикова) проекты белән 1 урынны алды. Ә IХ сыйныф укучысы Эльвина Сәйфуллина “Мониторинг лесных пожаров на территории Старокулаткинского лесничества” темасына (фәнни җитәкчесе биология укытучысы Розалия Равиловна Аделова) проекты белән 3 урынга лаек булды. VII «А» һәм «Б” сыйныфлары укучылары да Дамир Абитов “Детский фольклор моей малой Родины” (фәнни җитәкчесе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлшат Рәхимҗановна Усманова) һәм Валентина Семина “Как я могу сэкономить семейный бюджет” (фәнни җитәкчесе математика укытучысы Гүзәл Абузәровна Ахметова) 3 урыннарны яулап, Дипломнар белән бүләкләнделәр. Ә балаларны әзерләгән укытучылар – фәнни җитәкчеләргә конференция җитәкчелеге тарафыннан рәхмәтләр белдерелде һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Без дә җиңүчеләрне һәм аларның остазларын уңышлары белән тәбриклибез!
С. Абитова.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3091

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.