Пищеблок яңарды

Иске Кулаткы район больницасы 1971 елда төзелеп эксплуатациягә тапшырылган иде. Ярты гасырга якын вакыт эчендә ул таушала башлады. Шуны исәптә тотып, соңгы елларда төрле программалар нигезендә хирургия, балалар бүлегенә капиталь ремонтлар ясалды.
Ә якташыбыз Э. Ә. Ганеев терапия бүлегенә капиталь ремонт ясауда, лифтны сафка бастыруда, су линиясен торгызуда зур ярдәм күрсәтте.
2018 елда “Ульяновскспецстрой” хезмәткәрләре район больницасының пищеблогына капиталь ремонт ясадылар. Эш барышында алар бинаның тышын матур итеп тышладылар, түбәсен алмаштырдылар.
Пищеблокның эченә дә (131,3 квадрат метр) капиталь ремонт ясалды. Биредә стеналарга кафель ябыштырылды, тимер ишекләр, евротәрәзәләр куелды һәм санузел яңартылды.
Югарыда әйтеп үткән эшләргә махсус программа нигезендә 2 миллион 437 мең сум акча тотылды.
Бүген Иске Кулаткы район больницасының пищеблогына карап сокланучылар шактый күп. Гомумән әйткәндә, авыруларга аш пешерү өчен барлык уңай мөмкинлекләр тудырылды.
Р. Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3087

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.