Май чабуда күңел ачтык

9 март көнне Иске Кулаткы районының Чуваш Кулаткы һәм Яңа Лебежайка авылларында “Май чабу” (Масленица) бәйрәме үтте. Бу матур чарага ике авылдан да бихисап халык җыелган иде.
Чуваш Кулаткы авылындагы бәйрәм тантанасы иртәнге 10 сәгатьтә башланды. Моңлы итеп рус һәм чуваш телендә яңгыраган такмаклар һәркемне авылның мәйданына килергә өндәде.
Иске Кулаткы районы Башлыгы Л. Ф. Богданова халыкны район администрациясе һәм үз исеменнән чын күңелдән матур бәйрәм белән кайнар тәбрикләде.
Әлеге тантанада төрле уеннар, биюләр башкарылды һәм ярышлар белән мавыктыргыч конкурслар үткәрелде. Ярышларда җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
Р. АРИФУЛЛИН.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3080

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.