Яз бәйрәмнәр белән күркәм

7 март көнне Иске Кулаткы район мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган зур концерт булды. Бәйрәм чарасында тамашачыларны 8 март көне белән Иске Кулаткы районы Башлыгы Л. Ф. Богданова, район администрация Башлыгы И. Ш. Магдеев исеменнән экономик мәсьәләләр буенча администрация Башлыгының урынбасары И. Х. Ахметов һәм район администрациясе Башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И. Ө. Хәсәнов тәбрикләделәр. Һәвәскәр артистларыбыз башкаруындагы моңлы җырлар, нәфис сүз, шаян юмор тамашачыларны кич буе сөендерде. Концерт программасын район мәдәният йорты рәисе Раил Тюкаев һәм Ульяновск шәһәренең мәдәният-агарту училищесы студенты, талантлы якташыбыз Марат Рамазанов алып бардылар. Ульяновск шәһәреннән килгән яшь һәм талантлы студентларның чыгышлары да бәйрәм программасын тагын да җанландырып җибәрде. Залда утыручылар һәрбер чыгышны чын күңелдән кабул итеп, көчле алкышлар белән бәяләделәр.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3076

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.