Хөрмәтле хатын-кызларыбыз!

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз!
Сезне 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне
белән чын күңелдән котлыйбыз!
Хәзерге заманда хатын-кызның роле тормышта да, гаиләдә дә гаять әһәмиятле. Алар авыл хуҗалыгында, мәгариф, мәдәният, сәнәгать һәм башка өлкәләрдә актив хезмәт куялар. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнәләр, җирле үзидарә органнарында, хакимият структураларында эшлиләр. Безнең уртак бурычыбыз — аларга рухи яктан һәм һөнәри үсештә ярдәм итү.
Без күп балалы әниләргә, ятим балалар алып тәрбияләүче гаиләләргә, үзләрен шушы бөек вазифага багышлаган барлык хатын-кызларга ихластан рәхмәтлебез. Ана телебезгә, мәдәниятебезгә һәм милли традицияләребезгә мәхәббәт гаиләдә тәрбияләнә. Ә шушы күркәм гадәтләргә өйрәтүне гаиләдә әниләрдән, хатын-кызлардан да остарак башкаручы юк. Алар — киләчәк буынга әхлак-тәрбия бирүчеләр.
Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, бәйрәм көнегездә барыгызга да бихисап гөл-чәчәкләр, күңелле мизгелләр, тынычлык, мәхәббәт һәм муллык, бәхет телибез. Һәрвакыт елмаеп яшәгез, бәхет-шатлыклар һәрбер көнегезне язгы кояш кебек якты итсен. Гаиләләрегезгә иминлек, тыныч тормыш телибез. Бәйрәмегез мөбарәк, бәхетегез түгәрәк булсын!

Л. Ф. Богданова,
Иске Кулаткы районы Башлыгы, “Бердәм Россия”
партиясенең урындагы бүлекчә Секретаре.
И. Ш. Магдеев,
Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3071

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.