Мин — бәхетле!

Сабыйның дөньяга туып аваз салуы аналар күңелендә онытылмаслык куанычлы көн. Баланы киләчәккә җәмгыятькә файда китерердәй кеше итеп үстерү — һәр ананың изге бурычы. Шулай булганда гына ул үзен бәхетле хис итәчәк.
Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә яшәүче Мозафаровлар гаиләсендә тормыш иптәше Юлия өченче баласын тапкач «Рәхмәт сиңа, Әнисе, яратам!» — дип телефон аша смс язып җибәрә Ринат Мозафаров. «Мин дә», — дигән хәбәр ала үзе. Әнә шундый олы мәхәббәттә, ике уллары арты, көтеп алынган өченче балалары булып кызлары Амина да дөньяга аваз сала. Бу матур гаиләгә сокланмый мөмкин түгел. Күңелләре яхшылык, изгелек белән тулы, өйләреннән якты нур сибелеп тора. Гаилә башлыгы Ринат ерак Сургут шәһәрендә вахта ысулы белән хезмәт итә. Юлия декрет ялына чыкканчы “Гөлчәчәк” балалар бакчасында тәрбияче булып эшләде. Яшьләр 2007 елда матур гаилә булып яши башлаганнар. Гаилә бәхетләрен тулыландырып 2008 елда — уллары Айрат һәм 2013 елда уллары Аяз дөньяга аваз салды. Алар инде бүген әти-әниләренең иң зур ярдәмчеләре. Ике улының шау-гөр килеп үсүенә шатланып торса да, Ринат һәрвакыт кыз баласын да тәрбияләп үстерү турында хыялланды. 2018 елның декабрь аенда аларның бу матур хыяллары да тормышка ашты.
Мозафаровларның йортына килеп кергәч үк, үзеңне әкияткә эләккәндәй хис итәсең. Балалары өчен әкият персонажлары сыннары белән бизәлгән мәйданчыклары, өй эчендә үз куллары белән ясалган картиналары, фото рамкалары күз явын алып тора.
— Күп балалы гаилә булуыбызга һич үкенмибез, киресенчә, шатланабыз гына. Балалар — тормышыбызның яме, алар ирем белән мине тагын да тырышыбрак эшләргә, дөнья көтәргә өнди. Улларыбыз һәм кызыбыз үзебездән яхшырак, матуррак, мулрак яшәсен дибез. Чөнки һәр әти-әни өчен дә балаларының бәхетле, исән-имин булуы, төпле белем алып, бу тормышта үз урынын табуы мөһим, — диләр Мозафаровлар.
«Мин — бәхетле. Балаларыма, тормыш иптәшемә кирәкле булуымны тоеп яшәү иң зур бәхет ул»… Өч сабыйга гомер биргән Юлия ханымның бар тормышы, эчке уй-кичерешләре шушы гади генә, әмма зур ихласлык белән әйтелгән сүзләрдә ачык чагылыш таба сыман. Без әлеге матур гаилә белән 8 март – Хатын –кызлар бәйрәме уңаеннан очраштык. Бәйрәм уңаеннан әниләре Юлиягә һәм кечкенә Аминага гаиләнең ир-егетләре дә матур котлауларын җиткерерләр. Без дә әлеге котлауларга кушылабыз һәм барлык хатын-кызларыбызга да тормыш шатлыгы, якын кешеләрегезнең кадерегезне белеп яшәвен телибез. Кыштан арыган йөрәкләрегезгә язның беренче җылы нуры булып керүче бүгенге бәйрәм сәламәтлек, бәхет һәм бәрәкәт китерсен иде!
Гөлназ Кузәева.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3061

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.