Кар басып бәла чыкмасын

Быел кыш үтә дә карлы булды. Әле дә кар-бураннар, явым-төшем туктаганы юк. Берәр көн ял иттерә дә, кабат бөтен дөньяны карга күмә табигать. Бер яктан кар яву яхшы да – яңа ел уңышы мул булыр. Әмма икенче яктан юл хезмәткәрләренә, урамнар-тыкрыклар, юлларның кардан арчылган булуы өчен җаваплы службаларга көн дими, төн дими юлларны тәртиптә тотарга туры килә.
Гади халыкка да кар төрле уңайсызлыклар тудыра. Өй алларын, йортларны кар эскертләреннән чистартырга, йөрү өчен юллар ясарга кирәк. Ә бит өлкәннәр, ялгызак, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр бар. Аларга инде бу мәшәкатьләр зур бер проблемага әйләнә.
Быел кыш буе яуган кар өйләр, төрле биналар түбәләренә дә калын катлам булып өелде. Инде күңелсез очраклар да булгалады. Берничә дәүләт учреждениесе биналарының кар катламы басып ятып түбәләре ишелеп төште. Шәхси йортларда да өй түбәсе эчкә ишелеп төшкән очрак күзәтелде.
Әлбәттә, бу өй хуҗаларына, җитәкчеләргә яңадан түбәләр алмаштырырга кирәк булачак. Шуңа да Иске Кулаткы халкына өйләр түбәләрен кардан чистартырга киңәш итәр идек. Калын кар катламы түбәләрне ишәргә генә түгел, шуып төшеп кешеләргә дә зыян салырга мөмкин. Тиздән яз башы килә. Кояш туры караган урыннарда, бигрәк тә өйләр түбәләрендә карлар эри башлый. Һәм шул зур кар катламнары көтмәгәндә генә түбәләрдән шуып узып баручы, өйгә керүче яки чыгучы кешеләрнең өстенә төшәргә һәм зыян салырга мөмкин.
Ялгыз яшәүчеләр, өлкәннәр яки кеше ярдәменнән башка яши алмаучы райондашларыбыз да бала-оныкларыннан, булышучыларыннан соралып өй түбәләрен кардан чистарттырсыннар иде. Бала-оныклары булмаганнар, яллап эшләтә ала. Районда чамалы хакка ялланып эшләргә теләүчеләр дә бар. Бу мәсьәләгә җиңел карарга ярамый, чөнки кар басып, көтмәгәндә бәла чыгарга мөмкин. Ә мондый очракларны булдырмас өчен иң яхшысы алдан кисәтү.
Таһир Сәләев,
Иске Кулаткы эшчеләр поселогы администраторы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3048

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.