«Цифра» эшләргә тотынды

11 февральдән Ульяновск өлкәсендә аналоглы телевидение үз эшен туктатты. Хәзер без “цифра” аша телетапшырулар карыйбыз. Иске Кулаткы район үзәгендә һәм кайбер авылларда яшәүчеләр «цифра”га инде узган 2018 ел азагында ук күчтеләр. Алар бары тик телевизорларын яки приемникларын көйләп, 20 канал карарга тотындылар. Ә менә кемнәр әле 11 февральдән “цифра”га күчеп өлгермәде яки телевизорларын кабызгач “кара” экран чыга, аларга түбәндәге киңәшләрне үтәргә кирәк. Иң элек «РОССИЯ-1» каналын кабызыгыз. Моны кабызып сез аналоглы яки “цифра”лы телетапшырулар караганыгызны аңларсыз. Әгәр телевизорга аналоглы сигнал килсә, канал логотипы белән “А” хәрефе чыгачак. Димәк сезгә “цифра”га күчү мәҗбүри. Телевизорыгыз “цифра” ны кабул итәме-юкмы икәнен белер өчен аның инструкциясен ачып укырга кирәк. Андагы техник характеристикаларда телевизорның үзендә үк DVB-T/T2 MPEG-4 дигән цифралы стандарт кабул итүче тюнер булу-булмау турында язылган була.
ТЕЛЕВИЗОРыгыз «ЦИФРА»ны кабул итә торган булса.
Бу очракта бик тә яхшы. Хәзер 2015 елдан сатуда булган күпчелек заманча ЖК- һәм LED-телевизорлар DVB-T2 стандартлы. Аларның эчләрендә үк “цифра”лы телевидение тотучы тюнерлар бар. Икенче адым, ул антенна. Әгәр сездә дециметрлы индивидуаль антенна булса, тышкы «Гроза» яки «Альбатрос», яисә бүлмәдәге «ВВК» яки «Дельта», шулай ук Кытайда чыккан 150 сумлык “мөгез”чекләр булса да, сезнең телевизор «цифра»ны тотачак.
ТЕЛЕВИЗОРыгыз “ЦИФРА”ны тотмаса.
Бу очракта “кара” экраннар каршында утырып калмас өчен ике юл бар.
Мөмкинлегегез булса һәм яңа телевизор сатып алырга да җыенган булсагыз, DVB-T2 тюнерлы телевизор алып куярга була. Монда балалар, хәллерәк туганнар, оныклар да әби-бабайларга, әти-әниләргә бүләк ясый ала. Иске телевизорлар инде“цифра”ны кабул итмәячәк.
Ә инде телевизорыгыз әле бик борынгы булмаса, мәсәлән, 5 ел элек алган зур экранлы телевизор, әмма ул эчендә “цифра” кабул итүче тюнерсыз, бу очракта хәлләр бераз күңелсезрәк. Кыйммәтле телевизор булып, эчендә “цифра” кабул итүче җайланма юк димәк. Монда инде сезгә “цифра” кабул итүче приставка сатып алып, телевизорга дециметрлы яки бөтен дулкыннарны тотучы антенна тоташтырырга кирәк.
Приставканы теләсә нинди телевизорга ялгап була, иң мөһиме – аның антенна тоташтыру өчен урыны булырга тиеш. Менә шулай сез иске телевизорны да “цифра” сигналын кабул итүгә көйли аласыз.
Мәгълүмат өчен
“Цифра”лы телетапшыруларга күчү “2009-2018 елларга Россия Федерациясендә телерадиотапшыруларны үстерү” федераль максатлы программа нигезендә башкарыла. Дәүләт программасы буенча РТРС Идел буе федераль округында 932 объект буенча “цифра”лы тапшырулар челтәрен төзеде.
Ульяновск өлкәсендә яшәүчеләр “цифра”га күчү буенча сораулары булса Бердәм мәгълүмат үзгенә 8-800-220-20-02 телефоны буенча шалтырата алалар (Россия буенча шалтырату бушлай).
Иске Кулаткы районы буенча сорауларны 2-16-60, 2-15-46 телефоннары аша бирергә була.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3036

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.