Бүген Иске Кулаткы районы игелекле улын югалтты.

 Элеккеге район Башлыгы Эдуард Әнвәр улы Ганеев 68 нче яшендә вафат булды.
Эдуард Әнвәрович Ганеев 1952 елда Иске Кулаткы районында туган. Иске Атлаш урта мәктәбен тәмамлап, Ульяновск педагогия институтына укырга кергән. Хезмәт юлын Яңа Кулаткы авылының сигезьеллык мәктәбендә башлап җибәргән. Аннары район мәдәният бүлеге мөдире булып эшләгән.
1983 елда хезмәтен Саратов шәhәренең “Автомеханика hәм Телемеханика” заводында дәвам иттерә. 1993 елда заводның директоры дәрәҗәсенә җитә. 2000 елда Э.Ә. Ганеев “Автомеханика heм Телемеханика” Электротехника заводының Генераль директоры итеп билгеләнә. 2005 елда “ГЕКСАР” Электрозаводын булдыра, илебезгә мөhим булган электротехник приборлар җитештерүче зур коллективны җитәкли.
Меценат, бик кyп зур масштаблы мәрхәмәтлелек акцияләрендә катнаша. Аның изге эшләре район hәм өлкә күләмендә генә түгел, ил күләмендә дә билгеле.
Э. Ә. Ганеев күптөрле мактауларга, югары бәяләргә ирешкән шәхес. 2015 елда Ульяновск өлкәсе Губернаторы С.И. Морозов аны “Яхшылык hәм тугрылык” өчен Почет билгеcе белән билгеләде.
2012 елда Иске Кулаткы районы халкы аңа зур ышаныч белдереп, район Советы депутаты итеп сайлады hәм район Башлыгы вазифасын йөкләде. Әлеге җаваплы эшне Э. Ә. Ганеев 2018 елга кадәр башкарды.Шушы чор эчендә генә районыбызда бик күп уңай үзгәрешләр күзәтелде. Эдуард Әнвәрович райондашларыбыз арасында зур абруй казанды. Яхшы кеше, оста оештыручы, туган җире өчен янып яшәгән Эдуард Әнвәр улы турында якты истәлекләр безнең йөрәкләрдә озак сакланыр. Барлык райондашларыбыз исеменнән мәрхүмнең гаиләсенең, якыннарының һәм барлык туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Түземлек һәм сабырлык телибез.
Л. Ф. Богданова, Иске Кулаткы районы Башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең урындагы бүлекчә Секретаре.
И. Ш. Магдеев, Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3018

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.