Күрешүләр күңелләргә дәрт өстәде

Февраль башында, матур гадәт буенча мәктәпләрдә кичә генә саубуллашып киткән укучылар белән очрашу кичәләре уза. Иске Кулаткы районының беренче һәм икенче номерлы, Иске Атлаш, Урта Терешка урта мәктәпләрендә дә узган атнаның ял көннәрендә, ягъни 2, 3 февральдә очрашу кичәләре гөрләде. Район үзәгенең мәктәпләре исә төрле елларда мәктәпне тәмамлаган укучылар белән бергә моннан 25 элек кулларына өлгергәнлек аттестаты алып киткән укучыларын каршы алдылар. Сыйныфташларын, дусларын, укыткан укытучыларын, гомумән, 10 ел дәвамында туган өй кебек якын булган мәктәпләрен сагынып кайткан егет-кызлар өчен бу очрашу, чын мәгънәсендә, олы бәйрәмгә әверелде. Җыр-биюләр, истәлекләр белән үрелеп барган кичә фикер алышулар, уңышлары белән бүлешүләргә күчеп кенә калмады. Очрашуга килгән укучылар күңелләрендә генә булса да кабат балалык, яшьлек елларына кайттылар. Һәм бу очрашудан алар тагын 25 елга дәрт алып киттеләр.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3008

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.