Мәсьәләләр уңай хәл ителер.

29, 31 январьда “Бердәм Россия» партиясе региональ бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә район җитәкчеләре – “Иске Кулаткы районы” муниципаль берләшмәсе Башлыгы, “Бердәм Россия» партиясенең урындагы бүлекчә Секретаре Лилия Фуатовна Богданова һәм район администрациясе Башлыгы Илдар Шакирович Магдеев гражданнарны кабул иттеләр. Барлыгы җитәкчеләргә үз мәсьәләләрен чишүдә ярдәм итүләрен сорап 7 кеше мөрәҗәгать ясады. Алар эшкә урнашу, дини мәсьәләләр һ.б. турында мөрәҗәгать иттеләр. Җитәкчеләр халыкның сорауларын тыңлап, контрольгә алдылар һәм проблемаларны тиз вакыт эчендә чишәргә ышандырдылар.
Ләйлә Амирова,
“Бердәм Россия” партиясе региональ бүлекчәсенең
башкаручы секретаре.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=3004

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.